Карл Линней: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CommonsDelinker (бәхәс | кертем)
к The file Image:Linne_autograph.png.svg has been replaced by Image:Linne_autograph.svg by administrator commons:User:Denniss: ''File renamed: ''. ''Translate me!''
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: (3) using AWB
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат = [[Уппсала университеты]]
}}
[[ФайлРәсем:Linne_autographLinne autograph.svg|200px|thumb|right|Линней култамгасы]]
'''Карл Линне́й''' ({{lang-sv|Carl Linnaeus, Carl Linné}}, {{lang-la|Carolus Linnaeus}}, [[1761 ел]]ны [[дворян]]лык [[хокук]]ын алгач — ''Carl von Linné'' – [[биология]] (һәм гомумән [[фән]] өлкәсендә) дөньясында бөек [[система]]лаштыручы.
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Әти]]се – авыл [[пастор]]ы һәм гаҗәеп оста [[бакча]]чы – Ингемарсон фамилиясен Линнеус (шведча – [[юкә]]) дигән сүзгә алыштыра. Булачак атаклы [[галим]] туар алдыннан утырткан бакчасы малайда [[үсемлек]]ләр дөньясына бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт тәрбияли.
 
Бала чагында Линней иптәшләре арасында [[күбәләк]], [[үсемлек]] җыюга хирыслыгы белән аерылып тора, ә 24 яшендә [[студент]] Карлны Европадагы иң өлкән [[университет]]ларның берсе булган Упсала университетына [[укытучы]] итеп алалар, ул анда мәҗбүри рәвештә гербарий җыю практикасын кертә: [[Лондон]]ның Линней җәмгыятендә генә дә Линней үз куллары белән җыйган 19 мең [[гербарий]] бите саклана.
 
Линней чын мәгънәсендә зур масштаблы, киң колачлы [[шәхес]] була. Ул Швед [[фәннәр академиясе]]нә нигез салуда катнаша һәм 32 яшендә аның беренче президенты була. Аның [[медицина]] белән дә шөгыльләнүе өйләнүе белән бәйле, диләр. Кәләшнең әти-әнисенең, имеш, кызларын акчасыз биологка бирәселәре килмәгән, шуңа күрә Карл врачлыкка да укыган һәм, диплом алып, [[Стокгольм]]да табиплык итә башлаган.
 
== Фәнни эшчәнлеге ==
Линней, үсемлекләрнең [[җимешлек]] һәм [[серкәч]]ләрен җентекләп күзәтеп, аларда да [[җенси үрчү]] барлыгы турында белдерә. Линней җәмгысе 7 мең [[төр (биология)|төр]] үсемлеккә һәм 4 мең төр җан иясенә, шул исәптән 2 мең [[бөҗәк]]кә аңлатма бирә. Ә бүген, 250 елдан артыграк вакыт узгач, фәнгә 1.7 миллион тирәсе тере [[организм]] барлыгы билгеле. Галимнәр фикеренчә, фәнгә умырткалы җан ияләренең 90%ы, [[бөҗәкләр]]нең исә 10%ы гына билгеле, ә [[гөмбәләр]]нең бары 5%ы гына мәгълүм. Җир йөзендә, төрле мәгълүматлар буенча, 10нан 100 миллион төргә кадәр тере организм барлыгы билгеле.
 
Үзенең төп фәнни хезмәтләрен Линней 30 яше тулганчы яза. Аның “Табигать системасы” хезмәтен унике мәртәбә бастырып чыгаралар. Бу хезмәтнең кайбер [[чыгарылыш]]лары, бигрәк тә алтынчысы ([[1748]]), унынчысы ([[1758]]) һәм уникенчесе ([[1766]]) өстәмә материаллар белән чыга. Атаклы 10 нчы һәм 12 нче чыгарылышлар [[энциклопедия|энциклопедик]] күптомлыкларга әйләнә. Боларда [[хайван]]нар, үсемлекләр һәм [[минерал]]ларга аңлатма бирелә, аларның кайсы [[географик]] киңлектә таралган булуы, [[яшәү мохите]], [[гадәт]]ләре һәм төрләре нинди булуы тасвирлана.
 
Линней [[тереклек]] дөньясында катгый [[иерархия]] тәртибе – [[сыйныф (биология)|классларга]], [[тәртип (биология)|отрядларга]], [[төр (биология)|төрләргә]] һәм [[вариация (биология)|вариацияләргә]] бүленеш кертә. Һәрбер тере җан иясенең әлеге [[система]]да үз урыны билгеләнә. “Төр” аңлатмасын да фәнгә беренче булып Линней кертә. Иң күренекле унынчы мәртәбә бастырылган хезмәтендә ул һәр җан иясенә икеле (бинар) исемнәр бирә. Һәр төрне ике латин сүзе белән атый. Беренче сүз фамилия ролен үтәсә, тереклек иясен охшашлыклар буенча берләштерсә, икенчесе – төрнең үз исеме, ул образлы һәм кыска. Болар, мәсәлән, “крапива жгучая”, “береза белая”, “медведь бурый” һ.б. кебек тәрҗемә ителә. Исемнәрне Линней [[латин теле]]ндә бирә. Карл Линней латин телен биологларның [[халыкара тел]]енә әверелдерә. “Табигать системасы” хезмәте – әле һаман да иң күп кабатлап басыла торган [[фәнни хезмәт]]. Линней барлыгы 70ләп китап яза, боларның иң зур күпчелеге [[ботаника]] һәм [[зоология]] буенча, калганнары теоретик һәм практик [[медицина]]га карый.
 
Линней, бөек системалаштыручы буларак, бөтен тереклек иясен, хайваннарны, үсемлекләрне, [[балыклар]]ны, минералларны, кеше расаларын һәм чирләрне, даруларны, агуларны – барысын да [[классификация]]ли һәм кешене хайваннар патшалыгының, [[имезүчеләр]] классына, [[приматлар]] отрядына кертә, икеле исем белән [[Homo Sapiens]], ягъни “акыллы кеше” дип атый.
 
== Төп хезмәтләре ==
[[ФайлРәсем:Systema Naturae cover.jpg|thumb|right|''Systema Naturae'' китабының титул бите]]
[[ФайлРәсем:Hortus Cliffortianus folia compos.png|right|thumb|Катлаулы япраклар. Карл Линней үз кулы белән ''Hortus Cliffortianus'' китабы өчен ясаган рәсеме (1737)]]
 
* ''[[Systema naturæ]] sive regna tria naturæ systematice proposita per classes, ordines, genera, & species.'' Lugduni Batavorum [Leyden]: apud Theodorum Haak. 1735.