А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (1) хәзер Wikidata-да
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: using AWB
Юл номеры - 8:
|адрес = 420111, Русия, Татарстан, Казан, К.Маркс урамы, 10
}}
[[ФайлРәсем:7 build KAI main enter.JPG|мини]]
'''А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты''' — Казандагы техник юнәлешле танылган югары уку йорты.
 
Казан дәүләт авиация институты [[1932 ел]]ның [[5 март]]ында [[авиация]] сәнәгатенең төп Идарәсе карары нигезендә [[Казан дәүләт университеты]]ның аэродинамика бүлеге базасында оешкан. Иң элек институт аэродинамика һәм самолет төзелеше дип аталган ике бүлектән торган. [[1934 ел]]да рәсми рәвештә самолет төзелеше факультеты ачылган.
 
Институт белән [[Николай Четаев]] җитәкчелек иткән. Ул шул елларда гомуми [[механика]] мәктәбендә фәнни-тикшеренү эшен җитәкләгән. [[1933 ел]]дан институт авиация югары уку йортлары арасында беренчеләрдән булып «КАИ хезмәтләре» дип аталган фәнни мәкаләләр җыентыгы чыгара башлаган. Шул ук елны кандидатлык диссертацияләре яклана башлаган. 1937 елда институтта докторлык диссертацияләре яклана башлаган. 1939 елда моторлар төзү факультеты ачылган. 1945 елда илдә беренчеләрдән булып реактив двигательләр кафедрасы ачылган. Кафедра мөдире итеп ракета двигательләре төзелешенә нигез салган В.П.Глушко чакырылган. Бу кафедрада [[Ай]]ның бер кратерына исеме бирелгән Г.С.Жирицкий, илнең ракета-космик системалары баш конструкторы булган [[Сергей Королев|С.П.Королевлар]] эшләгән.
 
[[1951 ел]]да авиация приборлары төзелеше, [[1952 ел]]да авиация [[радиотехника]]сы факультетлары ачылган. 1956 елда докторлык диссертацияләре яклау Советы эшли башлаган. 1973 елда институтка күренекле авиаконструктор [[Андрей Туполев|А.Н.Туполев]] исеме бирелгән. 1982 елда институт Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. [[1987 ел]]да ректор итеп Г.Л.Дегтярев сайланган. [[1991 елд]]а икътисад, финанс һәм эшмәкәрлек факультеты ачылган. [[1992 ел]]да Казан авиация институты Казан дәүләт техника университеты итеп үзгәртелгән. Шул елдан университет юнәлешләр һәм белгечлекләр спекторын киңәйтеп җибәргән. Шуның нәтиҗәсе булып, бер-бер артлы гуманитар (1995), физика-математика (2000), икътисади теория һәм хокук, психология (2003) факультетлары ачылган.
 
Бүгенге көндә А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм эзләнү техник университеты (КДТУ, КАИ) — Русия Федерациясенең техник уку йортлары арасында ышанычлы урын тоткан күптармаклы инновацион фәнни-укыту комплексы. Аның 11 филиалы [[Волжск]], [[Әлмәт]], [[Бөгелмә]], [[Яшел Үзән]], [[Алабуга]], [[Чаллы]], [[Чистай]], [[Түбән Кама]], [[Лениногорск]], [[Нократ Аланы]] шәһәрләрендә эшли. Бүген КДТУда якынча 15000 студент укый.
 
2009 елның [[7 октябрь|7 октябрендә]] конкурста җиңеп, илкүләм эзләнү университеты статусын алган.
 
== Факультетлар ==