Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Addbot (бәхәс | кертем)
к Bot: Migrating 81 interwiki links, now provided by Wikidata on d:q37038 (translate me)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: [[Файл: → [[Рәсем: (6) using AWB
Юл номеры - 1:
[[ФайлРәсем:Streets reklama.jpg|right|250px|thumb|Урам рекламасы мисалы]]
'''Рекла́ма''' — төрле формада, төрле чаралар ярдәмендә физик һәм юридик зат, товар, идея, башлангычлар турында таратыла торган мәгълүмат. Ул аерым төркем кешеләргә юнәлтелгән була, рекламалана торган әйбергә карата кызыксыну уяту яки саклау максаты белән таратыла.<ref name="ReferenceA">[Русия Федерациясенең 1995 елның 25 июленнән гамәлгә кергән «Реклама турындагы» Законы ]</ref>
 
Юл номеры - 22:
 
== Реклама тарихы ==
[[ФайлРәсем:Reklama4.jpg|right|300px|thumb|[[Поляк теле]]ндә кинофильм рекламасы, 1937]]
Хронологик яктан тикшергәндә, язуны файдалану-файдаланмауга карап рекламаның 4 төрен бүлеп чыгаралар:
* телдән
Юл номеры - 31:
Аерым галимнәр бик борынгы заманнарда барлыкка килгән малга, милеккә тамга сугу күренешен рекламаның иң беренче яралгысы буларак каралырга мөмкин дип исәплиләр. Чөнки тамгалар «бу әйбер минеке, тимәгез» дип мал иясе турында мәгълүмат җиткергән. Мондый тамгалар маллардан тыш, колларына яки үзе ясаган әйберләргә куелган. Мәсәлән, кирпичкә, таш блокларга, керамика әйберләренә. Беренче реклама текстлары [[Борынгы Мисыр]]да һәм [[Борынгы Греция|Греция]]дә барлыкка килә. Ул чор реклама текстлары бик гади, күп очракта, хәбәр бирү характерында булган. Аларны өйнең стеналарына элгәннәр, ә материал булып папирус яки таш кулланылган.
 
Беренче реклама бюросы [[Венеция]]дә [[1530 ел]]да оешкан. Ә [[1630 ел]]да [[Франция]]дә беренче газета чыга һәм анда реклама шактый күп урын алып тора. Көнбатыш Европада реклама [[XVIII гасыр]]да барлыкка килә. Радио эфир аша беренче реклама [[1920 ел]]да, ә беренче телереклама [[1930 ел]]ларда чыга.
 
Борынгы цивилизацияләрдә җитештерү һәм социаль мөнәсәбәтләрнең алга китүе мәгълүмат бирү ихтыяҗы тудыра. Бу мәгълүматның бер өлешендә адресатка йогынты ясау һәм билгеле бер эшне башкаруга стимул бирү күздә тотыла. Нәкъ менә бу белдермәләрдә хәзерге рекламаның беренче яралгылары барлыкка килә.
Юл номеры - 61:
[[XIX гасыр]] башында [[Русия]] территориясендә 1700-ләп ярминкә уздырылган. Алар миллионнарча табыш китергән.
 
Мәсәлән, [[XVI гасыр]] уртасыннан [[XIX гасыр]] башына кадәр иң танылган Мәкәрҗә (Макарьевская) ярминкәсе уздырылган. Бу ярминкә [[Түбән Новгород]]тан 88 км. түбән, Иделнең сул ягында урнашкан, Макарьев монастыре каршында июль аенда уздырылган. Биредә [[Русия]]нең барлык төбәкләреннән һәм Кавказ арты, Урта Азия, хәтта Иран, Индиядән килгән сәүдәгәрләр катнашкан. Алар җимеш, яшелчәдән алып ашлык, металлга кадәр сатканнар. XVII гасыр ахырында сатудан кергән табыш 80 мең тәшкил иткән. Ләкин [[1816 ел]]гы көчле янгыннан соң, Мәкәрҗә ярминкәсе [[Түбән Новгород]] шәһәренә күчә.
 
Кибетләрдә һәм ярминкәләрдә эшләгән чакыручылардан тыш, дәүләт эшендәге сөрән салучылар, ягъни глашатайлар булган. Алар халыкка патша указларын һәм сарай яңалыкларын җиткергәннәр.
Юл номеры - 68:
 
=== Татар матбугат рекламасы тарихы ===
Уку-язу халык арасында таралуга бәйле тарихта язма реклама текстлары күренә башлый. Шулай да язма реклама гади халык арасында ул чорда әле киң таралыш тапмый. Моның төп сәбәбе – халыкның укый-яза белмәвендә булса кирәк. Бу чорга хас реклама үрнәге - кәгазь битләренә кулдан язылган мәгълүматлар.
 
Әлеге кәгазьләрдә кем, кайда һәм нәрсә сатканы, хакы, товарның үзенчәлекләре күрсәтелгән. Аларны кунакханәләрдә, сәүдә кибетләрендә ябыштырганнар, ә ярминкәләр вакытында, хәтта балконнардан очырганнар.
Юл номеры - 110:
Сез шул куыкларны искә алыгыз да, һәр көн гәзитә битләрендә чыкмакта булган безнең китап базарның игъланнары белән чагыштырып карагыз: бер-беренә бөтенләй башкача күренергә тиеш булган шул ике төрле реклам арасында ике тамчы суның бер-беренә охшавы мәртәбәсендә үк якын бер кардәшлек бар түгелме?
 
Игълан - мәшругъ (шәригать кушкан дөрес эш) һәрбер сатучы үзенең малын дөньяга теләгәнчә фаш итәргә хаклы. Ләкин һәрбер эшнең чиге, чамасы бар. Игълан башка, куык вә реклам башка ».
 
Шулай да матбага чаралары, нәшир, журналистлар гасыр башында рекламаны үтемле итеп язу, аны укучыга җиткерү, ничек тәэсир итүен өйрәнүдә остарганнар, тәҗрибә туплаганнар. Шунлыктан ул чордагы күп кенә реклама материалларындагы факт, мәгълүматлар бүгенге көнгә кадәр кызыклыгын, әһәмиятен саклап кала алган.
Юл номеры - 128:
 
== Реклама төрләре ==
[[ФайлРәсем:Реклама - Билайн.jpg|thumb| right|250px|<center>"Билайн" рекламасы]]
Реклама аерым кешеләргә дә, җәмгыятнең төрле катламнарына да, тулаем алганда бөтен халыкка да икътисади максатларны гына түгел, ә сәяси, идеологик, дини һәм башка максатларны да күздә тотып, йогынты ясау мөмкинлеген бирә. Үз чиратында, хакимият башлыклары, иҗтимагый хәрәкәтләр, сәяси партияләр, бигрәк тә сайлау кампанияләре барышында әлеге реклама үзенчәлегеннән бик оста файдаланалар.Реклама күренешен махсус өйрәнгән галимнәр хезмәтләрендә рекламаның күп төрләре күрсәтелә.
 
=== Радиореклама ===
Юл номеры - 172:
Әгәр дә гади сатучы яисә сатып алучы рекламаны сәүдәне алга этәрүче чара буларак кабул итсә, тел белгече өчен ул, беренче чиратта, текст, һәм әлеге текстның төп бурычы потенциаль тамашачы, укучы яисә тыңлаучыга мөрәҗәгать итү. Радиореклама текстын төзү кагыйдәләре мәгълүматны тапшыру һәм кабул итү психологик кануннары белән билгеләнә. Ә алар, үз читарында, риторика, семантика, тел принципларына нигезләнә.
 
Радиорекламаның морфологик үзенчәлекләре:
 
* Радиореклама текстларында ялгызлык исемнәре еш кулланыла, мәгълүмат тапшыру чарасына әверелә. Мәсәлән, кампания, газета-журнал исемнәре.
Юл номеры - 192:
Текстларда мәкаль-әйтемнәрнең файдалануына мисаллар:
 
«Күп сүз – юк сүз. Кыскасы 18нче июльдә «Яңа гасыр» теплоход сәфәренә чакыра. Калганын әйтеп тормыйбыз… Ниләр буласын әйтеп тормыйбыз, кемнәр буласын гына искәртәбез…». Мисалдан күренгәнчә, сүз башындагы мәкаль сөйләмне ышанычлы, үтемле итә, интрига өсти.
 
==== Радиорекламада экстралингвистик чаралар ====
Юл номеры - 244:
=== Сәүдә өлкәсенә бәйле булмаган реклама. ===
==== Социаль реклама ====
[[ФайлРәсем:Социаль реклама.JPG|300px|thumb|<center>Социаль реклама]]
[[ФайлРәсем:Tatreklam.png|300px|thumb|2009 ел башында Казан урамнарында урнашкан социаль реклама мисалы]]
Социаль реклама тормышны социаль яктан камилләштерү максатына корылган. Мәсәлән: табигатьне саклау, фәкыйрьлекне бетерүгә омтылыш, кош-корт һәм хайваннарны яклау, наркомания белән көрәш, һаләкәтләрне булдырмауны пропагандалый торган рекламалар. Алар кешеләрне сакчыл, мәрхәмәтле, башка җан ияләренә карата ихтирамлы булырга өндиләр. Социаль реклама – нинди дә булса конкрет товарны түгел, ә бәлки дөньяга булган карашны рекламалау. Ул үзенең нәтиҗәсен ерак киләчәктә генә күрсәтергә мөмкин.
 
Юл номеры - 263:
Шулай ук, [[2008 ел]]ның хәйрия елы дип игълан ителүе социаль рекламага тәэсир итте. ТНВ каналында хәйриячелекне, бигрәк тә ятим балаларга карата мәрхәмәтле булуга, аларны гаиләле итүгә багышланган роликлар күпләп күрсәтелә башлады. Аларның үзенчәлеге - кеше күңеленә тирән тәэсир итү, хисләргә йогынты ясау.
 
[[2009 ел]]ны Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше дип игълан итү [[Татарстан]]да социаль рекламаның үсешенә китерде. Алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар һәм үткән 2008 [[Русия]] дә гаилә елына бәйле - сәламәт яшәүне гаилә белән берлектә алып барырга өндиләр.
 
Мәсәлән:
Юл номеры - 269:
«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл»
 
«Әти, әни, мин - бердәм сәламәт гаилә!» һ.б.
 
Кешенең эчке дөньясына, рухи мәдәниятенә мөрәҗагать иткән урамдагы щитларга эленгән социаль рекламалар да Казанда популярлашып китте. Коръән сурәләре, яхшылыкка өндәгән фәлсәфи фикерләр шәһәрне бизәп, әхлаклы булуны пропагандалап торалар. Төрле чорларда яшәгән танылган шәхесләрнең гыйбарәләре рус һәм татар телендә бирелә:
Юл номеры - 282:
Казан дәүләт педагогика университеты 12 нче майдан 31 нче майга кадәр түләүле читтән торып уку бүлегенә чакыра. Кабул итү имтиханнары 2 нче июньнән башлана. Телефон 292-20-17 (радиодан).
 
Социаль рекламаларның тагын бер үзенчәлекле максаты - сәүдәгәрләрне, төрле хәйрия программаларында катнашып, үзеңнең имиджыңны күтәрергә өндәү. Куп кенә бизнесменнар хәйрия акцияләрендә аңлы рәвештә катнашалар. Кемнәрдәдер үткән гасырларда популяр булган меценатлыкка омтылыш сизелә: алар культура һәм спорт проектларына зур суммада өлеш кертәләр. Балалар һәм картлар йортлары, реабилитация үзәкләре аларның игътибар үзәгендә. Дөнья масштабында моңа ачык мисал – AVON Америка косметик фирмасының күкрәк рагын кисәтүгә һәм аның белән авыручыларны терелтүгә керткән саллы өлеше. 6 миллиард доллар бюджеты булган Philip Morris концернысының тартуга каршы зур кампаниясең мисалга китерергә була. Оста уйланылган социаль реклама аерым очракларда сәяси рекламага күчәргә мөмкин.
 
[[Русия]] дә социаль, коммерциягә бәйле һәм сәяси рекламаларны шул бер үк кешеләр ясыйлар. Ләкин реклама ясаучылар сүзенә караганда, социаль рекламалар – профессионализмның иң биек ноктасы. Чөнки социаль рекламалар көчле эмоцияләр тудырырга тиеш (шок, курку, шатлык һ.б.). Кер юу порошогы яисә яңа ресторанны рекламалаый торган текстларга караганда социаль реклама текстларының тәэсир көче бик күпкә өстен булырга тиеш. Реклама эшләүчеләр үзләре дә социаль рекламаны яратып иҗат итәләр, чөнки коммерция белән бәйле рекламалар бер төрлегә әйләнделәр. Ә социаль рекламалар ясаганда иҗади идеяләрне тормышка ашыруда киң мөмкинлекләр ачыла, эшләгән эшең ләззәт һәм канәгатьлек хисе китерә.
Юл номеры - 296:
Сәяси рекламада иң отышлы булып сәяси плакат исәпләнә.
Сәяси плакат – ул зур форматтагы реклама әсәре, аның төп билгесе булып рәсем (кандидатның фотосурәте, график символлар, рәсем, карикатура) тора.Сәяси плакатта иң мөһиме– лозунглар, чакырулар, халыкка симпатия белдерү.
Плакатның эчтәлеге, форматы, характеры төрле булырга мөмкин. Плакатның рәсемнәре кешенең реаль бит размерына туры килсә һәм шрифты зур, укырга уңайлы булса, реклама тагын да отышлырак була.
 
* '''''Сәяси листовкалар'''''
[[ФайлРәсем:Сәяси листовка.jpg|thumb| right|250px|<center>Сәяси листовка]]
Сәяси листовкаларның тамырлары бик борынгы чорга барып тоташа. Аларның килеп чыгышын XIV гасырга бәйлиләр. Чөнки бу вакытта, беренчедән, кәгазь эшләү башлана, икенчедән, листовкалар бик арзан була. Алар иң мөһим сәяси текстларны халыкка җиткерү чарасы булып хезмәт иткән.Хәзерге көндә сәяси листовкалар сайлаучыларга тәэсир итә торган бер корал булып исәпләнә.
Мәсәлән: «1995 елгы парламент сайлауларында КПРФ [[Русия]] буенча 13 млн. 158 мең листовкалар тараткан. Бу листовкаларның күбесе радио һәм телевидение үтеп керә алмаган регионнарда таратылган».
 
* '''''Сәяси телевизион реклама'''''
Юл номеры - 317:
 
=== Тыелган реклама ===
Тыелган реклама дип дөреслеккә туры килмәгән информацияне таратып, кулланучыларның хокукларын бозган реклама исәпләнә. Алар арасында – намуссыз реклама, дөреслеккә туры килмәгән реклама, әдәпсез реклама, ялган реклама һәм яшерен реклама.
 
==== Намуссыз реклама ====
Юл номеры - 324:
==== Дөреслеккә туры килмәгән реклама ====
Дөреслеккә туры килмәгән рекламада товарның килеп чыгышы, составы, ясалу алымы һәм вакыты, кулланылаш өлкәсе, шартлары, сертификаты булу-булмау, реклама таратылган вакытта күрсәтелгән бәясе, хезмәт итү вакыты, башка товар белән чагыштыру, аңа булган ихтыяҗ күләме турында ялган мәгълүматлар урын ала. Дөреслеккә туры килмәгән тикшеренү нәтиҗәләрен, цитаталарны кулланган рекламаларны да әлеге төргә кертәләр. Бүгенге көндә теге яки бу авырудан дәвалый дип мактала торган дару рекламалары, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратулары аркасында, шушы төркемгә керә.
Күп кенә реклама үз текстларында артыклык дәрәҗәсендәге сүзләрне дөрес кулланмавы аркасында әлеге төр рекламага эләгәләр. Законның 7 маддәсендә әйтелгәнчә, әгәр әлеге фактны документаль рәвештә раслап булмый икән, терминнарны артыклык дәрәҗәсендә кулланырга ярамый. Ләкин күләм, төс, размер, үлчәм, яраклык вакыты кебек параметрларны ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәүне билгеләп булса да, «иң тәмлесе», «иң алдынгы» дигәнне тикшереп булмый.
 
==== Әдәпсез реклама ====