«Эстоннар» битенең юрамалары арасында аерма

1659 байт добавлено ,  5 лет назад
к
(Яңа бит: «{{Rq|stub}} {{Халык |халык = Эстоннар<br /><small>''eestlased''</small> |Рәсем = 81px[…»)
 
 
== Тарих һәм этнография ==
Эстлар Көнчыгыш Балтыйк буенда б.э.к. 1-нче меңьеллыкта көнчыгыштан килгән фин-угыр кабиләләренең җирле халык белән кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка киләләр. Соңрак алар көнчыгыш фин-угыр, [[балтлар|балт]], [[германнар|герман]] һәм [[славяннар|славян]] элементларныэлементларын үз эчләренә алалар.
 
[[Уку Мазинг]] һәм [[Яан Каплински]] кебек эстон мәдәниятчеләре, шулай ук [[Эстония]] президенты һәм фәнни-популяр китаплар авторы [[Леннарт Мери]] хәзерге заман эстоннары гореф-гадәтләрендә фин-угыр мирасының эзен билгеләү өстендә эшлиләр.
 
=== I меңьеллык башы ===
[[III гасыр]]дан башлап Эстония территориясендә археологик мәгълүмат буенча аерым этник төркемнәрнең формалашуын күзәтергә була. Бу төркемнәр бүгенге көндә [[диалект]]аль һәм этнографик регионнарга туры килә: Төньяк, Көньяк, Көнбатыш Эстония һәм утраулар. Көнбатыш Эстониягә [[Скандинавия]]нең тәэсире көчле була. Көньяк Эстониядә борынгы мәдәни үзенчәлекләр башка регионнар белән чагыштырганда иң озак вакыт дәвамында саклана. Руслар тәэсире астында эстоннарның [[сету]] һәм көньяк-көнчыгышта [[выру]] [[субэтнос]]ларының үзенчәлекләре барлыкка килә. Бу тәэсир аеруча ачык итеп төзелеш һәм киенү өлкәсендә сизелә.
 
== Чыганаклар ==
6325

правок