Берлин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Alexrk2 (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up, replaced: |район таблицада → |район җәдвәлдә using AWB
Юл номеры - 21:
|район төре =
|район =
|район таблицадаҗәдвәлдә =
|җәмгыять төре =
|җәмгыять =
Юл номеры - 79:
[[Икенче бөтендөнья сугышы]] тәмамланганнан соң, Берлин Алманиянең совет оккупациясе зонасында урнашуына карамастан, [[Ялта конференциясе]] нәтиҗәсендә сугышта җиңүче 4 ил арасында оккупация секторларына бүленә. Соңрак 3 оккупация секторлары [[Көнбатыш Берлин]]га берләшә. Көнбатыш Берлин аерым дәүләт оешмасы статусын алса да, [[АФР]] белән тыгыз элемтәдә тора. Берлин секторлары арасында күчеп йөрү озак вакыт ирекле була, әмма [[Алмания Демократик Республикасы]] хөкүмәте халык санын киметмәү максаты белән Берлин диварын төзергз карар кыла. Бу дивар [[1961 ел]]ның [[13 авгус]]тыннан Көнбатыш Берлинны урап ала. [[Салкын сугыш]]ның символларының берсе булган Берлин дивары [[1989 ел]]га хәтле тора. [[1990 ел]]да Алмания кушылгач аның башкаласы булып Берлин шәһәре була. [[1994 ел]] ахырына кадәр Боннан Берлинга бундестаг, президент һәм федераль канцлер администрацияләре күчерелә.
 
Бүгенге көндә Берлин сәнәгый, фәнни һәм мәдәни үзәкләрнең берсе булып тора. Берлинда [[Велосипед|велосипедтавелосипед]]та йөрү киң таралган. Күп кенә юлларда велосипедчылар өчен махсус өлешләр калдырылган, аларда йөрүләрне аерым светофор секцияләре тәртипли.
 
== География ==
Юл номеры - 133:
[[Файл:Memhardt Grundriß der Beyden Churf. Residentz Stätte Berlin und Cölln 1652 (1888).jpg|thumb|200px|Берлин һәм Кёльн шәһәрләренең [[XVII гасыр]]да ясалган картасы]]
=== Барлыкка килү ===
Берлин кушма Берлин-Кёльн шәһәреннән барлыкка килә. Кёльн [[Шпрее]] елгасының утравында, ә Берлин аңа каршы көнчыгыш ярда урнашкан була. Кёльн беренче мәртәбә [[1237 е]]лда (28.10), ә Берлин — [[1244 ел]]да (26.01) искә алына. [[1307 ел]]да шәһәрләр кушылып уртак ратуша төзи. «Берлин» сүзенең килеп чыгуы турында төрле фикерләр йөри: сүз полаб теленең berl/birl сүзеннән («сазлык») барлыкка килгән дигән версия бар. Әмма [[Алмания]]нең үзендә башка фикер йөртәләр. Мәсәлән, [[Теодор Целль]] (Theodor Zell) шәһәр исемен «аю» ({{lang-de|Bär}}) сүзеннән килеп чыккан дип саный. Шулай ук кимендә [[1280 ел]]дан бирле [[Аю|аюныңаю]]ның Берлин шәһәренең символы булуы да билгеле.
 
=== Курфюрстлар резиденциясе булган шәһәр ===
Юл номеры - 139:
 
=== Патша башкаласы ===
[[1701 ел]]да узган Фридрих I коронациясе нәтиҗәсендә Берлин [[Прусси]]янең башкаласы дип игълан ителә. 1709 Берлин, Кёльн, Фридрихсвердер, Доротеенштадт һәм Фридрихштадт шәһәрләрекушыла. Ләкин алар инде күптәннән Берлин шәһәренең өлешләре дип саналып килгән була. [[1760 ел]]ның [[9 октябрь|9 октябрендә]] Җидееллык сугыш ([[1756 ел|1756]] – [[1763 ел|1763]] еллар) вакытында Берлин генерал граф [[Захар Чернышёв|З.Г. Чернышев]] җитәкчелегендәге рус корпусына бирешә. Әсирлеккә 4500 солдат алына. Ганимәт (трофей) буларак руслар 143 корал, 18000 мылтык һәм пистолет, контрибуция буларак 2 миллионга якын талер акча алалар. Шул вакытта рус генералына бирелгән Берлинның символик ачкычы әле дә [[Санкт-Петербург]]ның Казан соборында саклана. Берлинда дүрт көн торганнан соң, Чернышев дошманның шәһәргә якынаюы турында хәбәр ала һәм корпусын кышкы фатирларга күчерә.
 
[[1806 ел]]ның [[14 октябрь|14 октябрендә]] Йен һәм Ауэрштедт тирәсендә узган Наполеон гаскәрләренә каршы сугышта Пруссия җиңелә. Бу прусс дәүләте үсешендә мөһим роль уйнаган реформаларга китерә. «Прусс реформалары» икътисад һәм мәгариф үсешенә зур этәргеч була. [[1806 ел]]ның [[Ноябрь|ноябрендә]] француз гаскәрләре Берлинга керә. [[1806 ел]]ның 21 (9) ноябрендә [[Наполеон]] [[Англия]]гә каршы континенталь блокада игълан итә. Наполеон армиясенең калдыкларын куганда, 1813 елның февралендә рус гаскәрләре кабат Берлинны ала. [[1861 ел]]га Берлинга Веддинг, Моабит, Темпельхоф һәм Шёнеберг бистәләре кушыла.
 
=== Империя башкаласы ===
[[1871 ел]]да Берлин янә оештырылган Алман империясенең башкаласына була.
 
[[1918 ел]]да [[Беренче бөтендөнья сугышы]] тәмамлангач Берлинда алман республикасы төзелүе игълан ителә. [[1920 ел]]да Зур Берлин турында канун чыга. Ул Берлин янындагы барлык шәһәрчекләрне, бистәләрне, төрле җирләрне бер шәһәргә куша. Монардан соң Берлинның халык саны арта һәм 4 миллион кешене тәшкил итә башлый.
Юл номеры - 153:
=== Таркалудан бердәмлеккә ===
[[Файл:Potsdamer Platz 1945.jpg|left|250px|thumb|[[Икенче бөтендөнья сугышы]]ннан соң Берлин (Потсдам мәйданы, 1945 ел)]]
[[1945 ел]]да сугыш тәмамлангач Берлинның шактый зур өлеше җимерек хәлдә була. [[Кызыл армия]] шәһәрне алгач, Алмания тулы һәм берсүзсез капитуляция игълан иткәч, Берлин, бөтен Алмания кебек, чит ил идарәсе астында булган өч секторга бүленә. Көнбатыш союздашларның ([[АКШ]], [[Бөек Британия]]) секторлары шәһәрнең көнбатыш өлешен, ә [[Советлар Берлеге]]нең секторы шәһәрнең көнчыгыш өлешен ала. [[1945 ел]]ның [[26 июль|26 июлендә]] шәһәрдә шулай ук француз секторы булдырыла.
 
Көнбатыш союздашлар белән [[Советлар Берлеге]] арасында булган каршылыклар [[1948 ел|1948]]-[[1949 ел|1949]] елларда Көнбатыш Берлинның икътисадый блокадасына китерәләр. Аны узар өчен һава күпере дип аталган халыкны тәэмин итү юлы оештырыла.
Юл номеры - 166:
[[1949 ел]]дан соң көнчыгыш һәм көнбатыш Берлин архитекторлары сәяси чынбарлыкны санга сукмау күзәтелә. Мәсәлән, 1965 – 1978 елда көнчыгышта эшләнгән «Көнчыгыш Берлин территориясен куллану планы»нда демография һәм транспорт мәсьәләләре бөтен Зур Берлин территориясен күзгә ала. Әлеге планның [[1984 ел]]да чыккан планның яңа редакциясендә әлеге хаталар булмый.
 
Көнчыгыш Берлинның генераль планын төзүдә шундый ук тенденция күзәтелә. [[1949 ел]]дан ук төзелә башланган әлеге планда шулай ук бөтен шәһәр районы турында сүз бара.
 
Көнчыгыш Алманиянең халкы басымы аркасында һәм Советлар Берлегенең АДР эчке эшләренә тыгылмавына нәтиҗәсендә Берлин стенасы 1989 елда ишелә.
 
[[1990 ел]]ның [[3 октябрь|3 октябрендә]] Алмания Демократик Республикасы Алмания Федератив Республикасының төп канунына буйсына. Алмания бердәм ил була. [[1991 ел]]да бундестаг, Алмания хөкүмәтенең кайда урнашуы турында бәхәскә нокта куеп, Берлинга күчүенә карар чыгара. [[1999 ел]]ның [[1 сентябрь|1 сентябрендә]] Алманиянең хөкүмәте һәм парламенты үзләренең эшләренә Берлинда керешә.
Юл номеры - 201:
Берлинлының уртача яше — 41,7 ([[2004 ел]]).
 
[[2004 ел]]ның [[Декабрь|декабрендә]] Берлинда якынча 185 илдән 450 900 чит ил кешесе яшәгән. Бу халыкның 14 % дигән сүз. Шуларның 36 000 [[Польша]]дан, 119 000 [[Төркия]]дән.
 
[[2005 ел]]гы статистика документлары буенча Белинның 60 % халкы бернинди дә дини оешмага керми, 22 % — евангелие христианнары, 9 % — католиклар, 6 % — мөселманнар.
Юл номеры - 212:
[[Файл:2005-10-26 Brandenburger-Tor.JPG|right|250px|thumb|Бранденбург капкалары]]
 
Шәһәр үзенең урта гасырда төзелгәнгән кайбер элементларны саклап кала алган. [[XVIII гасыр|18]]-[[XIX гасыр|19]] гасырларда дөрес сызыклы мәйданнар (мәсәлән, Жандарменплатц), киң урамнар (Унтер-ден-Линден), [[барокко]] стилендәге биналар төзелә.
 
[[20 гасыр]] башында төзелеш аеруча зур үсеш ала. [[1920 елд]]а «Шәһәр төзүнең төп принциплары» исемле күргәзмәдә [[Аурупа|Ауропа]] шәһәре үрнәге һәм Берлиның омтылышы чагылыш таба. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач шәһәрне җимерелгән тарихи урыннары, һәйкәлләре кабат торгызыла. Шулардан тыш яңалары да өстәлә: көнчыгышта Лихтенберг һәм Марцан районнары, көнбатышта Меркишес Фиртель районы. Иске төзелешләрдән Берлинда Опера театры, Кызыл ратуша, Бельвю Сарае, [[Бранденбург капкалары]], Изге Мария чиркәве, [[Рейхстаг]] ([[1999 ел]]да яңадан төзелә) сакланганар.
Юл номеры - 219:
 
=== Берлин парклары ===
Шәһәрнең көнбатышында һәм көньяк-көнчыгышында киң урманнар урнашкан. Каланың һәр урамы диярлек агачлар белән бизәлгән. Шулай итеп Берлинны [[Алмания]]дәге иң яшел метрополия дип атап була. Берлинда 2500 артык парклар һәм ял итү урыннары бар. Аларның гомуми мәйданы 5500 гектар. Парклар, урманнар, елгалар, күлләр һәм каналлар шәһәр мәйданының 30 % җирен били.
 
Шәһәр уртасында Тиргартен паркы урнашкан. 5 гасырдан артык вакыт дәверендә ул шәһәрнең иң иске һәм зур (210 гектар) паркы. Элек Тиргартен шәһәр капкалары алдындагы урман булган. Аны каланың аксөякләре атта йөрү һәм аучылык өчен кулланганнар. Соңрак шәһәр үсеп урманны биләп алган.
 
Тиргартен паркыннан тыш Трептов-парк та зур мәйдан алып тора. Ул [[1876 ел|1876]]-[[1882 ел|1882]] елларда Берлинның беренче бакча төзелеше директоры Иоганн Генрих Густав Мейер җитәкчелегенә төзелә. [[1896 ел]]да Трептов-паркта һөнәрләр күргәзмәсе үтә.
 
Берлин ботаника бакчасы аерым игътибарга лаек. Ул шәһәрнең көньяк-көнбатышында урнашкан һәм шәһәрдәшләр арасында ял итү урыны буларак популяр.
 
Шуннан тыш Берлинда 2 зоопарк бар: Берлин зоология бакчасы һәм Фридрихсфельде. [[1844 ел]]да нигезе салынган Берлин зоопаркы Алманиядә иң искеләрдән санала һәм ул иң зур коллекциягә ия (14000 хайван, 1500 төр). Икенче зоопарк Көнчыгыш Алманиядә төзелә һәм Аурупада мәйданы буенча иң зур зоопарк булып санала (160 гектар).
 
=== Музейлар ===
Берлин — музейлар шәһәре. Аларның тарихы [[Алмания]]нең тарихына бәйле. Элекеге [[Пруссия]] патшалары җыелмасы сугыш вакытында өлешчә эвакуацияләнә, өлешчә качырыла. Сугыш тәмамлангач коллекциянең бер өлеше Көнчыгышта, икенчесе Көнбатышта булып чыга. Хәзерге Берлинның берничә музейлар үзәкләре бар. Беренче чиратта, үзенә Иске милли галереяне, Боде һәм Пергам музейларын сыйдырган, Көнчыгышта урнашкан Музейлар утравы. Көнбатыштагы музейлар исә аурупа рәсем сәнгате һәм башка әсәрләрнең байлыгы белән дан тота. Мисыр музее, Далем-Дорфада урнашкан Далем музейлары (этнология музее, Һиндстан сәнгате музее һ.б.) шулай ук игътибарга лаек.
 
Музейлар сугыштан күп зыян күрә, тик төп коллекция сакланып калына.
 
Берлин дәүләт музейларының үзенчәлеге: һәр пәнҗешәмбе 16:00 дан 20:00 кадәр керү бушлай.
Юл номеры - 240:
 
== Инфраструктура ==
Берлин — зур транспорт үзәге. Каналлар челтәре шәһәрне Эльба һәм Одер елгалары белән тоташтыра. Тегель — Берлинның халыкара аэропорты. Берлинның үзәк вокзалы — [[Аурупа]]дагы иң зур вокзал. Шәһәр транспорт челтәре төрле транспорт (S-Bahn, U-Bahn, трамвай, автобус ) белән күрсәтелгән. [[Велосипед]]та йөрү дә зур үсеш алган.
 
== Мәгариф һәм фән ==
Юл номеры - 248:
{{col-begin}}
{{col-4}}
* {{Үрнәк:Байрак/АКШ}} [[Лос-Анджелес]], [[Америка Кушма Штатлары]] ([[1967 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Франция}} [[Париж]], [[Франция]] (партнёр шәһәр, [[1987 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Испания}} [[Мадрид]] [[Испания]] ([[1988 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Төркия}} [[Истанбул]], [[Төркия]] ([[1988 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Русия}} [[Мәскәү]], [[Русия]] ([[1990 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Польша}} [[Варшава]], [[Польша]] ([[1991 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Маҗарстан}} [[Будапешт]], [[Маҗарстан]] ([[1991 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Бельгия}} [[Брюссель]], [[Бельгия]] ([[1992 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Индонезия}} [[Джакарта]], [[Индонезия]] ([[1993 ел]])
{{col-4}}
* {{Үрнәк:Байрак/Үзбәкстан}} [[Ташкәнт]], [[Үзбәкстан]] ([[1993 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Мексика}} [[Мехико]], [[Мексика]] ([[1993 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Кытай}} [[Пекин]], [[Кытай]] ([[1994 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Япония}} [[Токио]], [[Япония]] ([[1994 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Аргентина}} [[Буэнос-Айрес]], [[Аргентина]] ([[1994 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Чехия}} [[Прага]], [[Чехия]] ([[1995 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Намибия}} [[Виндхук]], [[Намибия]] ([[2000 ел]])
* {{Үрнәк:Байрак/Бөекбритания}} [[Лондон]], [[Бөекбритания]] ([[2000 ел]])
{{col-4}}
{{col-end}}