Мари-Суыксу (чирм. Йӱштӧ Памаш) — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Мари-Суыксу
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°42'тн, 53°37'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 498 кеше
Милли состав чирмешләр (86%), татарлар (14%)
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423736
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Мари-Суксы

Почта индексы — 423736.

1722 елдан мәгълүм. Җирле риваятьләргә һәм аерым фактларга нигезләнеп, кайбер галимнәр авылның барлыкка килүен XVII гасырның икенче яртысына нисбәтлиләр. Бу мәсьәлә буенча башлыча ике фикер яшәп килә.

 Беренчесе 1667-1671 елларда Сепан Разин җитәкчелегендәге крестьяннар күтәрелеше булып уза. Рус дәүләтенең йогынтысын көчәйтү өчен элек Казан ханлыгына кергән җирләргә русларны күчереп утырту турында карар кабул ителә. Рус кешеләренә ул төбәкләргә килеп төпләнү өчен рәсми рөхсәт бирелә. Нәтиҗәдә җирле халыкларны җәберләү-кысрыклаулар башлана, шул сәбәпле алар яшәү өчен яңа урыннар эзләргә мәҗбүр булалар. Табигый ки, руслар һәм җирле халыклар арасында каршылыклар килеп туа, дошмани мөнәсәбәтләр урнаша. Җирле халыклар рәсми хакимиятнең яклавына өметләнә, исәп тота алмыйлар, чөнки русларны күчереп утырту патша әмере белән башкарыла.

 Икенчесе Степан Разин җитәкчелегендәге крестьяннар күтәрелешен бастырганнан соң патша фәрманы буенча һәр җирдә күтәрелештә катнашучыларны һәм баш күтәрүчеләргә ярдәм итүчеләрне рәхимсез рәвештә җәзалау башлана. Бүгенге Мари Суыксу авылын нигезләгәнче марилар Кама ярындагы Ямаш тавы итәгендә урнашкан авылда яшәгәннәр. бик матур, урманлы-болынлы, чишмәле  урын була ул. Ләкин марилараннан күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Беренче фикерне алга сөргәндә, моның сәбәбен русларның кысрыклавыннан эзләргә кирәк. Ләкин, соңгы буын вәкилләренең  раславы буенча, ул урынга озак еллар буе беркем дә килеп утырмый, андагы Новопоселинский поселогы 1917 елгы октябрь революциясеннән соң гына барлыкка килә.

 Югарыда әйтелгәнчә, халкының күпчелеге марилардан торган авыл  Ямаш тавы итәгендә урнашкан була. Тауның атамасы Ямаш дигән мари исеме белән бәйле.  Тирә-яктагы авылларда  яшәүчеләр һәркайсы тауны үз телендә: руслар-“Ямаш тавы”, марилар- “Ямаша курыкшо” дип атаганнар.

 Ямаш исемле кеше хакындагы риваять безнең көннәргәчә сакланган.  Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт: “Бу авылда хезмәт һәм ирек сөюче, кыю кеше яшәгән. Ул авылдашларының көне-төне эшләп тә хәерчелектә көн күрләрен, хокуклары булмавын авыр кичерә. Инде тормышның яхшыруынатәмам өмете өзелеп, Камадан узучы сәүдәгәр корабларын таларга дигән карарга килә. Үзе тирәсендә шундый ук тәвәккәл кешеләрне туплый һәм сәүдәгәрләрнең  Кама өстеннән товарлар ташучы корабларына куркыныч тудыра. Степан Разинның Сарапул ягына юнәлгән гаскәре шул тирәдән узганда  аларга төрлечә ярдәм итәләр. Күтәрелеш бастырылганнан соң әлеге гаярь егетләре дә хакимиятнең рәхимсез җәзалары көтә. Шуңа күрә Ямаш авылы кешеләре, башлыклары Мамакай Ямашев җитәкчелегендә, патша хакимиятен эзәрлекләвеннән яшеренергә мәҗбүр булалар. Мамакай Ямашев, авылдан ике кеше алып, алдан ук уйланылган тарафта яңа яшәү урыны эзләп чыгып китә. Көньякка юнәлергә дигән карарга киләләр.

Алар элек-электән Ямаш тавы түбәсенә менеп. Көньякта еракта агач очларын салкын аяз  көннәрдә пар каплавын күзәтә торган булганнар һәм, ахырда, анда чишмәләр яки авыл булырга тиеш, дигән нәтиҗә чыгаралар. Алар шул җирләргә барып,  барысын да тикшереп-өйрәнеп кайтырга булалар. Ул заманнарда әлеге төбәк куе урманнардан тора. Ләкин сәяхәтчеләрнең тырышлыгы бушка узмый. Берничә көн дәвамында эзләнә торгач, алар яшәргә яраклы җиргә юлыгалар. Бер-берсеннән ерак булмаган берничә урында саф, салкын сулы чишмәләр тибеп чыккан ялан була ул. Алар тагын берничә көн буе тирә-якта берәр авыл булмасмы дип эзләнеп йөриләр, әмма бөтен әйләнә-тирәлек гел урманлык белән капланган була. Бу җир күп хезмәт, тырышлык куюны сорый, ләкин бу гына аларны куркытмый. Шуннан соң акрынлап күченә башлыйлар. Яңа нигезләнгән авылны Йушто-Памаш (Суык су, Салкын чишмә) дип атыйлар. Вакытлар узу белән берыз читтәрәк авыллар булуы ачыклана. Йушто-Памаштан 5-6 чакрым көньяктарак  Лапка Шор (Яссы сазлык) авылы урнашкан була. Соңрак ул авылның халкы төрле якларга тарала: бер өлеше Башкортстан, Уфа якларына китә, бер өлеше Йушта-Памашка килеп төпләнә. Еллар уза, кешеләрнең тормышы үзгәрә. Ул заманнарда әлеге авыл халкы якын-тирәдәге татар авылларын белми. Якындарак урнашкан Көләгеш авылының исеме дә мари теленнән алынган. Бу авылның халкы да таралып бетә: Кемнәрдер Кама аръягына чыга, башкалар Йушта-Памашка күченә”.

 Йушто-Памаш авылы нигезләнгәндә зур булмый. Баштарак аның зираты хәзерге дәваханә торакларының алма бакчасы урынын били. Вакытлар узгач, авыл зурая һәм аның чиге зиратка якыная, икенче зират та барлыкка килә.

Революциягә кадәрге рус телендәге чыганакларда Черемисские Суксы исеме белән күрсәтелә.  XVIII-XIX гасырларда халкы типтәрләр катлавына керә, игенчелек, терлекчелек, умартачылык, аучылык белән шөгыльләнә. 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышы чорында вәкилләре Е. И. Пугачев яуларында катнаша.

 Йушто-Памаш халкына аерымланып яшәве кыенлаша, руслар белән дә мөнәсәбәтләр кискенләшә. Шуңа күрә авылдашлар үзләренә аркадашлар эзлиләр, янәшәдә башка кешеләр килеп төпләнүенә каршы булмыйлар. Нәтиҗәдә 1700 еллар тирәсендә үк Йушто-Памаш тирәсендә татар авыллары барлыкка килә башлый. Шуларның берсе Татар Суыксуы була. Йушто-Памашны шул вакытлардан тирә-якта Мари Суыксуы дип атыйлар. Вакытлар узу белән авыллар зурая һәм бер-берсенә якыная. 1861 елгы реформадан соң  Мари Суыксуының җирләре күпкә киметелә.

 1878 елның июнендә чираттагы җир бүлү вакытында Мари-Суыксуы, Калмаш, Татар Суыксуы кешеләре арасынада низаг чыга. Мари Суыксу авылы кешеләренә бүлеп алынган җир кишәрлекләре кайтарыла.

 1898 елда Мәгариф министрылыгы мәктәбе төзелә. Анда Николай Макаров укыта. 1910 елда Арслан Миляев укыта.

XX гасыр башында Мәгариф министрлыгы мәктәбе, бакалея кибете, 3 җил тегермәне исәпкә алына.

 Авылдашлар 1917 елгы Октябрь революциясе, гражданнар сугышы белән бәйле вакыйгаларның шаһитлары булалар.

 1920 елга кадәр Мари Суыксу авылы Уфа губернасы Минзәлә өязенең Семиостров (Өшәр) волостена керә.

 1928 елда 28 хуҗалыктан “У куралше” (“Яңа сөрүче”) колхозы оештырыла, аның рәисе булып Солтангәрәй Бикмәтов сайлана.

 1930 елда авылда зур янгын була. Соңыннан янган крестьян хуҗалыклары урынында колхозның ат абзары төзелә.

 1952- 1957 елларда колхоз “Победа” исемен йөртә. 1994елда “Памаш” колхозы булып аерылып чыга, тиздән “Памаш” яңадан татар Суыксуы хуҗалыгына кушыла. Соңыннан авыл “Яңавыл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составына керә.  2002 елда уздырылган халык санын алу вакытында 148 хуҗалыкта 515 кеше теркәлә.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Авыл белән бәйле шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.