Мария хатын-кызлар гимназиясе бинасы (Казан)

Мария хатын-кызлар гимназиясе бинасы, Теренин йорты — Казанның Рәхмәтуллин һәм Муса Җәлил урамнары кисешкән урында урнашкан, 19 нче гасыр башында төзелгән, 1871 елда Лев Хрщонович проекты буенча үзгәртеп корылган өч катлы бина.

Мария хатын-кызлар гимназиясе бинасы
Карта
Төр бина[d]
Урын Рәхмәтуллин урамы һәм Муса Җәлил урамы
Шәһәр Казан
Ил  Россия
Координатлар 55°47'35.707"тн, 49°6'51.005"кнч
Ачылган XIX гасыр

1871-1917 елларда бу бинада Мария хатын-кызлар гимназиясе урнашкан.

1989 елдан бирле Казан университеты буендагы Н. И. Лобачевский лицее урнаша.