Мария Луиза Гонзага

Мария Луиза де Гонзага (пол. Marie Louise Gonzaga de Nevers; 18 август 1611 ел(Уналты миллион бер йөз ун мең сигез йөз унсигез) — 10 май 1667) — Польша королевасы (Людовика Мария исеме астында), Ваза династиясенең соңгы корольләре — Владислав IV һәм Ян II Казимирның хатыны, Гонзага йортының француз герцогы Шарль де Неверның (1627 елдан — Мантуя герцогы) һәм Екатерина де Маеннның (данлыклы герцог Гизаның кыз туганы) кызы.

Илтамга
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Реч Посполита
Титул королева-консорт[d]
Туу датасы 18 август 1611(1611-08-18)[3]
Туу урыны Париж, Франция патшалыгы[4]
Невер
Үлем датасы 10 май 1667(1667-05-10)[3] (55 яшь)
Үлем урыны Варшау, Реч Посполита[4]
Үлем сәбәбе катаральное воспаление[d]
Җирләнгән урыны Вавел кафедраль җәмигы[d]
Ата Карл I Гонзага[d][2]
Ана Екатерина де Майенн[d]
Кардәш Анна Мария Гонзага[d], Франческо Гонзага[d], Карл II Гонзага[d] һәм Фердинанд Гонзага[d]
Ире яки хатыны Владислав IV[d] һәм Ян II Казимир[d]
Балалар Мария Анна Ваза[d] һәм Ян Сигизмунд[d]
Ыруг Васа[d] һәм Гонзага[d]
Һөнәр төре сәясәтче
Башкарган вазыйфа Queen Consort of Poland[d], Q66200911?, Q66201229? һәм староста грудзёнский[d]
Активлык чорнының башы 1646[1]
Активлык чоры тәмамлануы 1667[1]
Бүләкләр
 Мария Луиза Гонзага Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Мария Луизаның тәрбиясе белән атасының сеңлесе, тол калган герцогиня Лонгвиль идарә итә. Апасының ярдәме белән кыз алдында бик яхшы партия — король Людовикның XIII энесе Гастон Орлеанский килеп чыга. Бу никах кардинал Ришельеның планына керми, ул кияү егете белән кәләшнең Париждан качуыннан куркып, кәләшне Венсен замогына ябып куя, ә соңрак монастырьга күчерә.

 
Ван Эгмонт эшләгән портретта (1645)

Соңыннан бөтен король сарае де Невер туташны корольнең фавориты маркиз Сен - Марның хатыны булыр дип саный, әммә хакимлек итәргә яратучы кардинал бу союзны титулга лаек түгел дип исәпли. Тик 1645 елда гына, Марияга инде 30 яшь тулып бала табу яшеннән чыккач кына, кияүгә чыгу рөхсәт ителә. Ришельеның икенче тоткыны Ян Казимир Ваза, үзенең абыйсы Владислав Польский исеменнән кыз соратуын яңадан башлый, ул Габсбурглар белән ызгыша һәм Мазарини хөкүмәте белән союз турында хыяллана.

Ян Казимир белән никахлашканнан соң, Мария Луиза Польшага юллана һәм Варшава сараен француз рәвешенә үзгәртеп кора. Атасының теләгенә ияреп, ирен төрекләр белән сугышка котырта, әммә гомуми алганда, аның йогынтысы мәдәният һәм мәгариф мәсьәләләре белән чикләнгән була (мәсәлән, Польшада аның катнашлыгында беренче гәҗит чыга башлый).

1648 елда Владислав үлгәннән соң, король булып Ян Казимир сайлана. Мария Людовик аның хатыны булырга риза була. Дәүләт мәсьәләләрендә аз чамалаган икенче иренә аның йогынтысы зур була. Патшабикә кенәз Любомирның магнат партиясенә каршы көрәштә аңа ярдәм итә һәм иске король булуга карамастан яңа король сайлау ягында була (rege vivente принцибы). Польша патриотлары аның дәүләт белән идарә итүенә кире карашта була; Рудаевский аны «филгә атланган кече генә эфиоп» белән чагыштыра[5]. Үзенең балалары булмаганга күрә, сеңлесенең ирен, герцог Энгиенскийны, яшь герцог Лонгвильны киләсе король итеп күрергә тели.

Мария Людовик 1667 елда вафат була һәм Вавель соборында җирләнә. Аның үлеме белән терәген югалткан король тәхеттән баш тарта һәм ирләр монастыре башлыгы булып Невер шәһәрендә — үзләре очрашкан җирдә калган гумерен үткәрә. Язмыш ирониясе буенча, берничә елдан соң тәхеткә Ян Собеский сайлангач, Польшаның королевасы булып икенче француз хатыны — Марысенька була, ул да Польшага Мария Неверскаяның яраннары белән килә.

Әдәбият үзгәртү

  • Zofia Libiszowska. Królowa Ludwika Maria. Warszawa, 1985.
  • Bożena Fabiani. Warszawski dwór Ludwiki Marii. Warszawa, 1976.



Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Евгений Петрович Карнович. «Очерки и рассказы из старинного быта Польши. Польское посольство во Франции»