Макс Йозеф Вагенбауэр
Макс Йозеф Вагенбауэр (нем. Max Josef Wagenbauer, * 1775елның 28 июле Графинг-бай-Мюнхен; † 1829 елның 12 мае. Мюнхен) – романтик юнәлешле немец рәссамы һәм графигы.
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык |
Баварское курфюршество[d] Королевство Бавария[d] |
Кыскача исем | Max Wagenbaur |
Туу датасы | 28 июль 1774[2] |
Туу урыны | Öxing[d], Графинг-бай-Мюнхен, Эберсберг[d], Югары Бавария[d], Королевство Бавария[d], Баварский округ[d], Изге Рум империясе |
Үлем датасы | 12 май 1829[2] (54 яшь) |
Үлем урыны | Мүнхен, Королевство Бавария[d][1] |
Җирләнгән урыны | Старое южное кладбище[d] |
Һөнәр төре | рәссам, литограф, художник-анималист, пейзажист |
Активлык урыны | Мүнхен |
Әсәрләр җыентыгы | Штеделевский художественный институт[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d], Баварские государственные собрания картин[d], Bratislava City Gallery[d], Городская галерея в доме Ленбаха[d], Музей фюрера[d], Старая национальная галерея[d] һәм Эрмитаж музее[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Файлы артиста по адресу | Frick Art Research Library[d] |
Commons Creator бите | Max Joseph Wagenbauer |
Макс Йозеф Вагенбауэр Викиҗыентыкта |
Тормышы һәм иҗаты
үзгәртүГимназияне бетергәч Вагенбауэр Мюнхен художестволар Академиясендә живопись өйрәнә. Биредә аның остазлары Иоганн Христиан фон Манлих һәм Иоганн Дорнер Олысы булган. 1797 елдан 1801 елга кадәр чорда, Европада Наполеон сугышлары вакытында ул ирекмән булып Бавария армиясенә керә һәм кавалерия полкында хезмәт итә. 1801 елда Вагенбауэрга ел саен стипендия билгеләнгән була һәм 1802 елдан бирле ул Бавария король йортының сарай яны рәссамы итеп билгеләнә. Ул шулай ук граф Лодроннар гаиләсендә рәсем укытучысы булып хезмәт итә һәм вакыты-вакыты Югары Бавариядә Хааг кальгасында тора.
Күбесенчә рәссам-пейзажист булып, Вагенбауэр җәй айларында тукымалары өчен эскизлар һәм набросоклар ясап бөтен Бавария буенча сәяхәт кыла. Иҗатының башлангыч дәверендә аның Боден күле районыннан (1806 ел), Пассау һәм Югары Бавария тирәсеннән (1807) һәм шулай ук көньяк Германиянең таулы регионнарыннан акварельләре өстенлек итә. 1810 елдан бирле рәссам күбрәк майлы живопись белән мавыга. 1811 елда Вагенбауэр башка кайбер бавар живописецлары белән король Максимилиан I Йозефтан заказ ала – Нимфенбург сараеның ашханә залын Бавариянең төрле күлләрен сурәтләүче зур форматлы тукымалар белән бизәргә. 1914 елда рәссам таулы Бавария буенча яңа сәяхәт кыла.
Живописецка дустанә мөнәсәбәттә булып, бавар короле Вагенбауэр тукымаларын теләп сатып алган һәм җай чыккач сарай яндагыларына бүләк иткән. 1815 елда ул король картина галереясенең инспекторы булып билгеләнә. 1820 елдан бирле Вагенбауэр әсәрләре өчен гадирәк мотивлар сайлый. Живописьнең Мюнхен художество мәктәбенең пейзаж жанрының алдан килүчеләренең берсе булып санала.
Пейзажлары белән беррәттән Макс Йозеф Вагенбауэр күренекле рәссам-анималист буларак билгеле. Пруссия, Бавария һәм Гессен-Дармштадт сәнгать Академияләре әгъзасы булган. Живопись белән беррәттән шулай ук уңышлы итеп литография белән шөгыльләнгән һәм күпсанлы табигать һәм хайван сурәтләре ясаган. График осталыкка өйрәтү өчен берничә уку әсбабы эшләгән. Рәссам эшләренең күпчелеге Мюнхенда Дәүләт графика музеенда саклана.
Галерея
үзгәртү-
Рейхенау утравына манзара (1829)
-
Штарнберг күленең көнчыгыш яры (1813)
-
Кампенванд, (як. 1827)
-
Диссенштейн кальгасы хәрабәләре
-
Верденфельсишенда шарлавык (1805)
Әдәбият
үзгәртү- Franz Maria Ferchl: Geschichte der Errichtung der Ersten Lithographischen Kunstanstalt bei der Feiertagsschule für Künstler und Techniker in München. München 1862, S. 122.
- Barbara Heine, Max Joseph Wagenbauer: Oberbayerisches Archiv. Band 95, München 1972 (әсәрләр исемлеге белән).
Өстәмәләр
үзгәртүMax Josef Wagenbauer башка проектларда: | |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Wagenbauer, Maximilian Joseph zeno.org
- ↑ 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118805886 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ 2,0 2,1 Max Josef Wagenbauer