Мәидә сүрәсе

(Маидә (Аш Яулыгы) сүрәсе битеннән юнәлтелде)

Әл-Мәидә сүрәсе (гар.سورة المائدة - сүрәтүл-мәидә)- Коръәннең бишенче сүрәсе. Мәдинәдә иңә. Аятьләре саны - 120. Коръәннең соңгы булып иңгән сүрәләреннән берсе. Төрле темалар карала: хәләл һәм хәрам азык, өйләнергә рөхсәт ителгән һәм ителмәгән хатын-кызлар, тәһарәт, Коръән алдындагы бурычлар, яһүдиләр һәм христиан-нәсараларның ялгыш юлдан китүләре, берсе икенчесен үтергән Адәмнең ике ир баласы һәм үтерү, фахишлек, угърылык өчен җәза.

Әл-Мәидә
гарәп. سورة المائدة

Арабский Коран (14мб).pdf
Сүрә (аудио)
Әл-Мәидә
Исеменең тәрҗемәсе

Аш яулыгы

Статистика
Сүрә саны

5

Аятьләренең саны

120

Сүзләре саны

2837

Хәрефләре саны

11892

Алдагы сүрә

Ән-Нисә

Киләсе сүрә

әл-Әнгам

Тәрҗемә

QuranAcademy.org

Сүрә гадәттәгечә кыскача Аллаһны мактау һәм мөэминнәргә мөрәҗәгать белән башланып китә. Аннары соң хәләл һәм хәрам азык турында шәригать хөкеме карала.

Сүрә Тәүрат һәм Инҗил кануннарының искергәнлеген һәм аларның ислам шәригате белән алмаштырылуын күрсәтә. Сүрәдә хәмер һәм башка наркотик матдәләр куллану тыела, хаҗның кайбер йолалары турында сөйләнелә.

Сүрә хөтбәләр һәм Гайсә галәйһиссәләмнең могҗизаларын тасвирлау, Алаһны җир һәм күкнең бердәнбер падишаһы буларак мактау белән тәмамлана.

Сылтамалар

үзгәртү