Мадукар (Санскрит теленнән турыдан-туры тәрҗемәсе: «Яраткан, бал кебек татлы»;1957 елның 4 ноябрендә Штутгартта туган, алман Неоадвайта һәм Джнана-Йога остазы, язучы.
Балачактан ук дини булып, Мадукар икътисад һәм фәлсәфә өйрәнүдән соң телевидениедә журналист булып эшләгән.
Фәлсәфә һәм рухи сорауларына кызыксыну, аны, әле яшь кешене озак елларга Азиягә китергән. 80-енче елларда яктырылу тәҗрибәсен алып, ул Йога һәм медитация инструкторы булган һәм Тантра Буддачылык остазы Дзогчен Чогьял Намкай Норбуның өйрәнчеге булган. Рухи эзләнүләрендә ул Себер, Африка һәм көньяк диңгезләр шаманнарына барган, әмма башта ул үзе өчен тәмам чынлыкның канәгать аңын алмаган.
1992 елда, Һиндстанда булганда ул "Лакнаудан Арслан" турында ишеткән, Һинд дине олы фикер иясе Рамана Махарши өйрәнчеге, адвайта юлламасы чагылышы Гуру Пападжи турында. Адвайта-веданта (А-двайта: ике түгел = «ике булмау») - бу Һинд диненең мистик юнәлеше, монизм фәлсәфәсе (монизм= барысы да бергә), аның килеп чыгуы, хосусан Шанкарага карый (безнең эраның 788—820 елы). Мадукар Пападжига барган, аннан ул исемен алган һәм уянган ягъни Остаз ярдәме белән тәмам "мин үзем кем икәнен" аңлаган.
Европага кайткач, ул 1997 елдан бирле Адвайтаның иң әһәмиятле белемнәрен традицион рәвештә "сатсанг" дип аталган (Sat = хакыйкать һәм Sangha = җәмгыять) иҗтимагый очрашуларда. Мәхәббәт тулы һәм радикаль ачыклык Мадукарга - модалы кыяфәте һәм популяр музыка һәм футбол белән мавыгуы белән - хәзерге Гуру һәм Адвайта вәкиле булырга мөмкинчелек биргән. Хәзер Мадукар Рамана Махарши / Пападжи сызыгын дәвам итә һәм ачык очрашуларда кешеләрне максатлы рәвештә «Кем мин?» ("атма-вичара" практикасы) соравына юнәлткән.
Тынычлыкта һәм диалогта уздырылган очрашулар вакытында специфик тормыш сораулары белән беренче вакытта фәлсәфи-психологик темалар күтәрелә һәм шулар турында сөйләшелә. Шул ук вакытта игътибар үзәктә безнең "мин" концпециясе, шәхси гамәлләр һәм ихтияр булуы, тән һәм акыл мөнәсәбәтләре һәм Галәми аңны белү сораулары тора. Сизелгән чынлык эгогологик рәвештә шөбһәгә бирелә һәм хак булу-булмавы өйрәнелә. Бу очрашулар үз-аңга һәм эчке тынычылкка ярдәм итәләр.
Практик фәлсәфәче булып, Мадукар рухилыктан хәзерге фәннәргә күперләр сала, мәсьәлән, нейро-аң фәннәре, квант физикасы, кулланышлы фәлсәфә һәм биология. Мадукар Амстердамда яши, ә кыш айларын Һиндстанда һәм Непалда үткәрә.

Мадукар

Әсәрләр үзгәртү

  • Yoga der Liebe, Ganapati Verlag, 1.Auflage, ISBN 978-3-9813398-0-2
  • DIALOGER MED MADHUKAR, GML Print on Demand AB, 2009, ISBN 978-91-86215-28-6
  • Es ist immer Jetzt, in: Vital 12/2009
  • [1](үле сылтама) , 1-е издание, издательство: Ганга, Москва 2009 г, ISBN 978-5-98882-098-7
  • простой способ"(үле сылтама), 1-е издание, издательство Ганга, Москва 2008, ISBN 5-98882-063-8.
  • Einssein, (Единство), издательство Lüchow, 1-е издание, Stuttgart 2007, ISBN 978-3-363-03120-1
  • Erwachen in Freiheit (Пробуждение в свободе), издательство Lüchow, 2-е издание, Stuttgart 2004, ISBN 3-363-03054-1.
  • The Simplest Way (Самый простой способ), издательство Editions India, 2-е издание, USA & India 2006, ISBN 81-89658-04-2.
  • La via più semplice, Om Edizioni, Bologna, ISBN 978-88-95687-22-3
  • Freedom here and now (Свобода здесь и сейчас), музыкальный CD. (Хәзер һәм монда азатлык)

Сылтамалар үзгәртү