Лөбнан гимны
Лөбнан Җөмһүриятенең дәүләт гимнын гадәти рәвештә النشيد الوطني اللبناني (ән-Нәшид әл-Ватан ил-Лүбнан — Лөбнан дәүләте гимны) дип тә, текстының беренче сүзләре буенча كلنـا للوطـن للعـلى للعـلم (Күллүнә лил-Ватан лил-гулә лил-әләм — Барыбыз да Ватан, байрак һәм дан өчен) дип тә, яисә кыскартыбрак كلنا للوطن (Күллүнә лил-Ватан — “Барыбыз да Ватан өчен”) дип тә атыйлар. Ул 1927 елның 12 июлендә, Лөбнан дәүләте яңадан игълан ителгәннән соң 7 ел үткәч, ләкин бу ил әле Франция мандаты кысаларында яшәгән чорда рәсмиләштерелгән.
Гимнның сүзләрен Рәшид Нәхлә (رشيد نخلة) иҗат иткән. Аңа кадәр һәм аңардан соң беркем дә, шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк, “Күллүнә лил-Ватан” кебек, илнең төрле юнәлешләрен берләштерә торган гимн тексты яза алмаган”(فقال رشيد بك: ولكن الشعراء المتبارين لا يعدمون إيجاد النشيد الجامع لمختلف النزعات في الوطن، كأن يقال مثلاً كلنا للوطن)[1].
Гимнның көен французча музыка тәрбиясе алган, Лөбнанның заманча музыкасына һәм дәүләт консерваториясенә нигез салган насара динле Вадигъ Сабра (وديع صبرا) язган. Беренче аккордлардан ук көйнең гадәти гарәп милли музыкасыннан читтәрәк торганы сизелә. Ул элек Африканың Франция колониясе булган илләре бәйсезлек алганда французлар язып калдырган гимннарга охшаш. Күз алдына үз пультына менеп басып, кулларын уңга-сулга селтәп торып оркестрны уйнатучы дирижёр килеп баса. Лөбнанлыларның бу киң күңелле һәм тирән тарихи эчтәлекле гимнны рухланып җырлавы гаҗәп хәл түгел. Биредә [2] аны Лөбнан җырчысы, башлап җырлаучы Тания Кассис (تانيا قسيس) һәм яшьләр хоры башкара.
Гарәп телендә | Латин транслитерациясе | Тәрҗемәсе |
كلنا للوطن للعلى للعلم ملء عين الزّمن سيفنا والقلم شيخنا والفتى عند صوت الوطن بحره برّه درّة الشرقين |
kullu-nā li-l-waṭan, li-l-’ulā li-l-’alam milʾu ‘ayn iz-zaman, sayfu-nā wa-l-qalam šayḵu-nā wa-l-fatā, ‘inda ṣawṭi l-waṭan baḥru-hu barru-hu, durratu š-šarqayn |
Тугрыбыз Ватанга, байрагына, данга, Кылычлар уйганга, каләмнәр язганга. Яше-карты бергә, чакырса Ил-Ватан, Җирләре, диңгезе — Шәрыкъләр энҗесе, |
Илнең урнашкан, халыкның яшәгән урыны — аларның мәңгелек тарихи язмышы, диләр дөньяда. Лөбнан бүген өч утның кыл уртасында тора. Бер якта — үзен дөнья халыкларына мәңгелек “көтүче” дип билгеләргә ымсынган дәүләт. Икенче тарафта — әле үзенең империячел үткәнен онытып бетермәгән “кызыл хәлифә”. Өченче канат — дөньякүләм гибрид сугышының кораллы театры. Лөбнанның киләчәге бөтен Якын Көнчыгышның да киләчәген билгели. Һәм бу ил яшәсә, яңадан, элеккеге кебек, чәчәк аткан төбәккә әверелсә, шундый ук үзгәрешләр бөтен дөньяда да булмый калмастыр.