Лә шәркыя, лә гарбия
Лә шәркыя, лә гарбия — ягъни көнчыгышта да юк, көнбатышта да юк. Ля - инкяр итү кисәкчәсе. Аны «тугел», «булмаган», «булмый торган» дип тә тәрҗемә итәргә мөмкин. Гыйбарә Коръәндәге «Нур» сүрәсенең 35 нче аятеннән алынган:
«Аллаһы - күкләрнең һәм җирнең нуры. Аның нурының мисалы мишкяттәге (биредә: шәм, лампа кебек яктырткычлар куяр өчен стенада уеп эшләнгән урын (ниша)) яктырткыч сыман. Ул яктырткыч пыяла эчендә. Савыт энҗе йолдызы кебек. Яктылыкны мөбарәк зәйтүн агачыннан ала.Ул агач көнчыгышта да тугел, көнбатышта да тугел. Аның мае ут тидергәнче үк яна башлый. Нур өстенә нур...»[1]
Әдәбиятта
үзгәртү«Ля шәркыйм, ля гарбия» гыйбарәсе элек татар әдәби телендә гарәпчә генә кулланылып йөргән әм бик нык мактауны, олылауны белдергән. Габдулла Тукайның исемсез бер шигырендәге герой, әлеге сүрәне ишеткәч, эчкерсез беркатлылыгы белән анда үзенең сөйгәне турында сүз бара дип уйлый һәм куңеленнэн генә мәгъшукасына болай мөрәҗәгать итә.[2]
Тукайның мәхәббәт шигырьләрендә сөеклесенең сурәте иң изге биеклеккә күтәрелә. Чагыштырулар да дини тәкъвәлек күзлегеннән гафу ителгесез күренгән тәвәккәлләр. Шагыйрьнең бу өлкәдә кыюлыгы шул дәрәҗәгә барып җитә ки, ул Коръәндәге «ля шәркыя, ля гарбия» (Шәрекътә дә, Гаребтә дә юк) гыйбарәсен сөеклесенә мәдхия дип шәрехли: «Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи? Ул синең васфыңда ( сине сыйфатлап): ля шәркыйя, ля гарбия", -ди!»