Людмила Боголепова

Боголепова Людмила Сергеевна (1889 - 1942) — совет сәламәтлек саклау оешмасын оештыручы, профессор, медицина фәннәре докторы, социаль гигиена, һөнәри патология, сәламәтлек саклау һәм санитария белеме өлкәсендә белгеч. 1917 елның февраленнән Советлар Берлеге коммунистик фиркасе әгъзасы.[1].

Людмила Боголепова
Туган 1889(1889)
Үлгән 1942(1942)
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Высшие женские курсы[d]
Һөнәре профессор, медицина фәннәре докторы
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены һәм медальләр

Биографиясе үзгәртү

Боголепова Людмила Сергеевна 1913 елда Мәскәү югары хатын-кызлар курсларының медицина факультетын тәмамлый.

Бөек Октябрь инкыйлабы көннәрендә 3. П. Соловьев җитәкчелегендә медицина ярдәме оештыру буенча Хамовник хәрби-революцион комитетында эшләде.

1920-1922 елларда Мәскәү эшче, крестьян һәм кызылармеец депутатларының сәламәтлек саклау бүлеге коллегиясе әгъзасы һәм Медсантруд профсоюзының губерна бүлеге идарәсе әгъзасы була.

1923 елдан В. А. Обуха исемендәге һөнәри авырулар институтында фәнни хезмәткәр, ә 1925 елдан директоры итеп билгеләнә.

1932 елдан 1946 елга кадәр фәнни-педагогик эш алып бара. 1946 елдан 1962 елга кадәр СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы санитар агарту фәнни-тикшеренү институтының фәнни өлеше буенча директор урынбасары вазифасында эшли.

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Л. С. Боголепова сәламәтлек саклау, һөнәри патология, санитар агарту теориясе һәм практикасы мәсьәләләре буенча 50дән артык фәнни эш авторы булып тора. Аның тарафыннан СССРда санитар агарту принциплары һәм бурычлары, халыкны санитар агартуда табиб-белгеч роле эшләнгән. Аның җитәкчелегендә берничә диссертация язылган.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Л. С. Боголепова Чехословакия табибларының Ян Пуркинье исемендәге табиблар җәмгыяте әгъзасы (1960 елдан). Ленин ордены, "Хөрмәт билгесе" һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Чыганаклар үзгәртү

  • Большая Медицинская Энциклопедия (БМЭ), под редакцией Петровского Б.В., 3-е издание, том 3

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Милков Л.Е., Точилкив А.И., Хижнякова К.И . Боголепова Людмила Сергеевна // Большая медицинская энциклопедия : в 30 т. / гл. ред. Б.В. Петровский]]. — 3 изд. — Москва : Советская энциклопедия, 1974. — 576 с. — 150 800 экз.