Любша ныгытмасы
Любша ныгытмасы - Борынгы Русь территориясендә Волхов елгасының элеккеге тамагы урынында, Волхов елгасының икенче ярындагы Иске Ладогадан 2 км ераклыкта урнашкан таш-җир ныгытмасы. VII-VIII гасырларның соңгы чирегендә ныгытма төзелешен Ладога буена славян халкы килү белән бәйлиләр.
Любша ныгытмасы | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Сельцо-Горка[d] |
Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә | Культурное наследие России/Ленинградская область/Волховский район[d] |
Мирас статусы | федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1] |
Ирешү | примыкает к городищу |
Любша ныгытмасы Викиҗыентыкта |
Тарихы
үзгәртүНыгытма Любша елгасының уң як ярында, Любша елгасы Волхов елгасына кушылган вакытта, Иске Ладога авылыннан 2 км төньякка таба урнашкан, хәзерге археологлар тарафыннан елга атамасы буенча аталган.
Беренче разведка казу эшләре, Д.Самоквасов һәм З. Ходаковский материалларыннан күренгәнчә 1960-1970 еллар чигендә, археологлар С. Орлов, Г. Лебедев һәм В. Петренко тарафыннан үткәрелгән. Шул ук вакытта мәдәни катламның булуы һәм характеристикасы ачыкланган һәм ныгытманың таш конструкцияләре ачылган.
1997 елда Петербург археологы Е.А. Рябинин экспедициясе тарафыннан казу эшләре башланган. Казу эшләре биш елга якын тәнәфесләр белән дәвам итә. Казылма турындагы хәбәрләр 2002 һәм 2003 елларда басыла, әмма казылма материаллар тулысынча 2004 елда гына басылып чыга.
2003 елда И.Л.Воинова тарафыннан ныгытманың тышкы кыяфәте үзгәртелә. 2010 елда А.А. Фролкин тарафыннант 1970 еллардагы реконструкция һәм технологик төшерү нигезендә өчүлчәмле реконструкция төзелә.
Сәнгатьтә
үзгәртүНиколай Рерих ныгытма урнашкан таудан күренешне «иң яхшы рус пейзажларының берсе» дип атаган һәм аны «Заморские гости» картинасында сурәтләгән (1901-1910). Ул вакытта археологларга билгеле булмаган Любша ныгытмасы сурәтләнгән.
Крепостька якын итеп Бестужевларның борынгы нәсел җирләре (XIX гасырда Карпов утары) урнашкан була. Алар — И.Ф., Г.Ф., И.М. Бестужевлар (1780 елда), М. И. Бестужев (1838 елга кадәр), а.А.С.Бестужев (1838-1856 елларда), Н. А. Бестужев (1856-1866 елларда). 1880 елда Н.А. Бестужевтан яшерен киңәшче, Дәүләт банкы идарәсе әгъзасы Константин Алексеевич Рыбин тарафыннан сатып алына. Аның вафатыннан соң ул 1894 елда князь, чын статс киңәшчесе Николай Иванович Шаховский тарафыннан сатып алына. Шул ук бинада 1946 елдан башлап «Старая Ладога» рәссамнар иҗат йорты урнашкан. Любша елгасының икенче ярында, шәһәр каршында, бурычлы Собуровлардан Измайловларга күчкән Любша утары урнашкан була. Статс киңәшчесе, физика, медицина-хирургия академиясе профессоры, баснописчы А. Е. Измайлов оныгы, Александр Александрович Измайловның кызы, Лидия Александровна Измайлова ире, Петербург сәнгать академиясе профессоры В. Максимов әлеге утарның пейзажын үз картиналарында сурәтләгән.
Чыганаклар
үзгәртү- Рябинин Е. А., Дубашинский А. В. Любшанское городище в Нижнем Поволховье (предварительное сообщение) // Ладога и её соседи в эпоху средневековья.. — СПб., 2002. — С. 196—203.
- Рябинин Е. А. У истоков Северной Руси: Новые открытия. — СПб.: Блиц, 2003. — С. 178. — 223 с. — ISBN 5-86789-129-1.
- Е. А. Рябинин, И. А. Коротенко. Русь изначальная. — СПб.: Русская классика, 2003. — С. 178. — 216 с. — ISBN 5-93205-010-1.
- ↑ Решение Исполкома Ленинградского областного совета народных депутатов № 271 от 10.07.1978