Буткевич Любовь Алексеевна (Никулина, 1 октябрь 1924 ел) — совет һәм Рәсәй язучысысәясәтче һәм журналисы, Бөек Ватан сугышы вакытында кешеләрне коткаручы медикларның батырлыгы турында «Солдаты милосердия» китабы авторы.

Любовь Буткевич
Туган 1 октябрь 1924(1924-10-01) (99 яшь)
Пермь, Урал өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре журналист, язучы
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

Любовь Алексеевна Буткевич 1924 елның 1 октябрендә Закамскта (хәзер — Пермь шәһәренең Киров районы) туган.

27нче мәктәптә белем ала.

Бөек Ватан сугышы башында шәфкать туташлары курсына языла, 1943 елның мартында тәмамлый.

Медицина хезмәтенең старшинасы булып сугыш тәмамланганчы Беренче Украина фронтының 38-нче армиясе 5148-нче ялан хирургия госпиталендә хезмәт итә, җиңүне Прагада каршылый. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985), «Хәрби казанышлар өчен» һәм башка медальләр белән

Атасы һәм аның кияве, аның үзе кебек, фронттан кайта, ә апасы үзе эшләгән хәрби заводта авария вакытында һәлак була.бүләкләнә.

1945 елның көзендә Пермьгә кайта һәм тагын 16 ел шәфкать туташы булып эшли.

1961 елда Пермь телефон заводының һәм завод радиосының журналисты, «За коммунистический труд» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе була. Аның берничә очеркы «Мы земляки» журналында, «Звезда», «Молодая гвардия» һәм «За коммунистический труд» газеталарында басылып чыга.

Л.А. Буткевичның 1944 елдагы Карпат-Дукельская операциясе һәм ЧССР Герое танкист Рудольф Ясиок язмышы турында мәкаләләре «Урал» журналында, «Вечерняя Пермь» газетасында басылып чыга.

Үзенең хатирәләре нигезендә «Солдаты милосердия: Записки фронтовой медсестры» китабын яза, аны Пермь китап нәшрияты 1987 елда чыгара. Шулай ук ул, фронтовик һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган һәм Җиңүнең 50-еллыгына нәшер ителгән «Победители — потомкам» китабы редколлегиясе составына керә.


Любовь Алексеевна — Курск сугышы Ветераннары советы рәисе

2005 елда Любовь Алексеевна «Ватанны саклаучы» номинациясендә «Пермь хатын-кызлары» фестиваленең лауреаты була[1]

Басмалары үзгәртү

  • Очерк Л.А. Буткевич «По дорогам войны. Записки фронтовой медсестры» о ул службе в хирургической полевым подвижном госпитале № 5148 в годы Великой Отечественной войны, опубликованные в литературно-художественном сборнике «Молодой человек».
  • Буткевич Л. А. Солдаты милосердия: Записки фронтовой медсестры. — Пермь: Кн. изд-во, 1987. — 196 с.: ил. - о боевом пути хирургического полевого подвижного госпиталя № 5148.
  • Член редколлегии книги «Победители — потомкам», изданное к 50-летию Победы и посвященной фронтовикам и труженикам тыла войны.

Мәкаләләр:

  • Георгий Емельянов, Любовь Буткевич. Девчонки военной поры. // ЗВЕЗДА-ONLINE, 28 апреля 2005 г.
  • Статья «Медицина Прикамья в годы войны» // газета «Вечерняя Пермь»

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Защитница Отечества 2006 елның 1 октябрь көнендә архивланган. // Фестиваль Женщины Перми, 2005.