Лот

Мәгънәләр бите Викимедиа проектында

Лот - килешү буенча сатуга куела торган товарлар җыелмасы яки аларның мәгълүм бер өлеше; әйберләрне аукционнарда сатканда киң кулланыла. Сатуга тәгъдим ителгән товар йә бер генә әйбердән (чабыш аты, автомобиль, нәселле төрлек), йә сыйфаты ягыннан тәңгәл булган берничә әйбердән (җәнлек тиреләре) торган аерым лотларга бүленә. Аукциондагы тәртип номеры куелган һәр лотка аерым бәя билгеләнә.