Лилия Дөгг Альфредсдоттир
Лилия Дөгг Альфредсдоттир (исландча — Lilja Dögg Alfreðsdóttir, 4 октябрь, 1973) — Исландия халык хуҗалыгы эшлеклесе, тышкы икътисадый эшчәнлек эксперты һәм 2016 елның апреленнән Исландия тышкы эшләр һәм сәүдә министры, Сигурдур Инги Йоханссон ("Алгарыш" фиркасеннән) җитәкләгән хөкүмәт әгъзасы.
Лилия Дөгг Альфредсдоттир | |
---|---|
Туган телдә исем | исл. Lilja Alfreðsdóttir |
Туган | 4 октябрь 1973 (51 яшь) Рейкьявик, Исландия |
Ватандашлыгы | Исландия |
Әлма-матер | Колумбия үнивирситите |
Һөнәре | сәясәтче, икътисадчы |
Сәяси фирка | Прогрессивная партия[d] |
Ата-ана |
|
Лиля Дөгг Колумбия университетын (АКШ) тәмамлаган, халыкара мөнәсәбәтләр магистры дәрәҗәсенә ия. Исландия үзәк банкында төрле вазифаларны башкарган, элеккеге премьер-министр Сигмундур Давид Гуннлаугссонның икътисад сәясәте буенча киңәшчесе булган. Министр буларак, Исландия парламенты Альтингта әгъза булып тора алмый.
Сылтамалар
үзгәртү- Исландия тышкы эшләр министрлыгы сайтындагы п рофиль 2016 елның 12 ноябрь көнендә архивланган. (инглиз телендә)