Спивак Леонид Иванович (19251999) — совет галим-медигы, психиатр, медицина фәне һәм сәламәтлек саклауны оештыручы, медицина фәннәре докторы (1962), профессор (1965), медицина хезмәте генерал-майоры (1979). ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1979).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 23 октябрь 1925(1925-10-23)
Туу урыны Палтау өлкәсе
Лубны, Лубенский округ[d], Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлем датасы 21 август 1999(1999-08-21) (73 яшь)
Үлем урыны Санкт-Петербург, Россия
Һөнәр төре табиб
Әлма-матер С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Хәрби дәрәҗә генерал-майор[d]
Бүләкләр
ССҖБ дәүләт премиясе

Биографиясе үзгәртү

Леонид Иванович Спивак 1925 елның 23 октябрендә Полтава өлкәсенең Лубны шәһәрендә туган.

1942 елдан 1947 елга кадәр С.М.Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә укый. 1947 елдан 1951 елга кадәр психиатрия кафедрасында адъюнктурада укый[1][2].

1951 елдан С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә психиатрия кафедрасында үзенең гыйльми-педагогик эшмәкәрлеген башлый: 1951 елдан алып 1953 елга кадәр кече — укытучы, 1953 елдан 1956 елга кадәр — өлкән гыйльми хезмәткәр, 1956 елдан укытучы, 1965 елдан — өлкән укытучы. 1968 елдан алып 1973 елга кадәр — С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә Галимнәр советының профессор-консультанты. 1973 елдан алып 1985 елга кадәр — психиатрия кафедрасы җитәкчесе[1][2].

Педагогик эш белән беррәттән 1973 елдан алып 1985 елга кадәр Л.И.Спивак ССРБ Оборона министрлыгының баш психиатр сыйфатында эшли, совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү чорында Совет Армиясенең психологик торышы өчен җаваплы була. 1979 елда Л.И. Спивакка ССРБ Министрлар советы карары белән медицина хезмәтнең генерал-майор исеме бирелә[1].

1990 елдан 1999 елга кадәр академик Н.П.Бехтерев чакыруы буенча СССР Фәннәр академиясе эксперименталь медицина институтының — РФА-ның нейрохирургия бүлекчәсе җитәкчесе сыйфатында эшли, психофармокология өлкәсендәге мәсьәләләр белән шөгыльләнә[1][3].

Психиатрия өлкәсендә казанышлары үзгәртү

Л.И. Спиваковның төп гыйльми-педагогик эшмәкәрлеге психиатрия өлкәсендә мәсьәләләр белән бәйле. 1951 елда Л.И.Спивак «Анализ изменений коленного рефлекса при депрессивных и гипоманиакальных состояниях» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, 1962 елда «Психопатия и психопатоподобные состояния» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1965 елда Л.И.Спивакка гыйльми профессор исеме бирелә. 1879 елда белгечләр төркемендә үзенең эшләре җыелмасы буенча ССРБ Дәүләт премиясе тапшырыла. 1971 елда ул бастырып чыгарган «Психотомиметики» монография ватан психофармокология дөнья фәнендә алгы позицияләргә чыгара[3].

Л.И.Спивак 1999 елның 21 августында Санкт-Петербургта вафат була.

Библиография үзгәртү

  • Коленный рефлекс в норме и патологии. - Ленинград : Медгиз. Ленингр. отд-ние, 1957. - 103 с.
  • Компенсаторная приспособляемость при хронической интоксикации тетраэтилсвинцом. - Ленинград : Медицина. Ленингр. отд-ние, 1964. - 80 с.
  • Психотомиметики / Г. И. Мильштейн, Л. И. Спивак. - Ленинград : Медицина. Ленингр. отд-ние, 1971. - 149 с.
  • Проблемы психопрофилактики в практике войскового врача [Текст] : Учеб.-метод. пособие для слушателей и воен. врачей / Воен.-мед. акад. им. С.М. Кирова. - Ленинград: 1977. - 44 с.
  • Осложнения психофармакологической терапии / Л. И. Спивак, В. А. Райский, Б. С. Виленский. - Л. : Медицина : Ленингр. отд-ние, 1988. - 163 с. ISBN 5-225-00291-9

Гаилә бәйләнешләре үзгәртү

  • Катыны Нонна Ястребова — ССРБ һәм Россия балет артисты, Киров исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә чыгыш ясаган. РСФСР-ның атказанган артисты (1957)
    • Улы Дмитрий — филология фәннәре докторы, профессор[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Профессора Военно-медицинской (медико-хирургической) академии (1798—1998) / Редкол.: Ю. Л. Шевченко (гл. ред.) и др. - Санкт-Петербург : Наука : С.-Петерб. изд. фирма, 1998 г. — 313 с. — ISBN 5-02-026061-4
  2. 2,0 2,1 Леонид Иванович Спивак (1925—1999).Институт мозга человека имени Н. П. Бехтеревой РАН.Дата обращения: 23 сентября 2021.
  3. 3,0 3,1 Леонид Иванович Спивак (1925—1999). әлеге чыганактан 2021-10-06 архивланды. 2021-09-23 тикшерелгән.
  4. Спивак Леонид Иванович (1925—1999). 2020-09-23 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Знаменитые люди Санкт-Петербурга, 1703—2003: Биографический словарь / В. Д. Доценко. - 2. изд., испр. и доп. - СПб. : ДАРК, 2003 г. — 455 с. — ISBN 5-98004-004-8
  • Памятные даты военной медицины: справочник-указатель / Военно-медицинский музей М-ва обороны СССР. - Санкт-Петербург : Военно-медицинская акад. им. С. М. Кирова, 1991 г. — С.77
  • Профессора Военно-медицинской (медико-хирургической) академии (1798—1998) / Редкол.: Ю. Л. Шевченко (гл. ред.) и др. - Санкт-Петербург : Наука : С.-Петерб. изд. фирма, 1998 г. — 313 с. — ISBN 5-02-026061-4