Ласло Ловас - комбинаторика тармагы буенча математик, комбинаторика буенча күп престижлы премияләр алган галим. АКШ Милли Фәннәр академиясы әгъзасы.

Биографиясе үзгәртү

Хирург гаиләсендә туган. Аңа Пал Эрдёш мәкаләсе һәм шул галим белән очрашу зур йогынты ясаган. Мәктәптә укуы вакытында Халыкара математика олимпиадаларында өч мәртәбә алтын медальләр откан (1964, 1965, 1966 елда; 1963 елда ул көмеш медальне откан), ә аның улы медальне 2008 елда откан. Фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ул 1970 елда Венгрия Фәннәр Академиясендә Тибор Галлаи җитәкчелегендә ия булган. 1990-нчы елларда Йель Университетында профессор вазыйфасында булган һәм 2006 елга кадәр Microsoft өйрәнү үзәге белән хезмәттәшлек иткән. Шуннан соң Будапешт университетына математика Институты директоры вазыйфасына кайткан.

Ат казануы үзгәртү

2007-2010 елларда Халыкара Математика Берлеге президенты булган. 2008 елда Европа өйрәнү шурасыннан грант алган. 2008 елда Европа Математика Конгрессында пленар чыгыш ясаган. Россия Фәннәр Академиясе (2006), Швеция Патша Фәннәр Академиясенең (2009) чит ил әгъзасы булып сайланган, 2009 елда Лондон математика җәмгыятенең әгъзасы булып сайланган. ИНИ өйрәнүчеләр исемлегендә иң цитаталанган авторлар исемлегендә. 2012 елдан бирле Америка Математика Җәмгыятенең актив әгъзасы булып тора. Пал Эрдёш белән 6 мәкаләнең автордашы.

Бүләкләре үзгәртү

• 1985 — Венгриянең Дәүләт премиясе
• 1979 — Пойи SIAM премиясе
• 1981 — IEEE-дан мәгълүмат теориясе буенча иң яхшы мәкалә
• 1982 — Фалкерсон премиясе
• 1993 — Брауэр медале
• 1996 — Эйлер хөрмәтенә лекция
• 1999 — Кнут премиясе
• 1999 — Математика буенча Вольф премиясе
• 2001 — Гёдель премиясе
• 2006 — фон Нейманның теоретик премиясе
• 2007 — Бойяи премиясе
• 2008 — Сеченьи премиясе
• 2010 — Фундаменталь фәннәр буенча Киото премиясе
• 2012 — Фалкерсон премиясе
• 2021 — Абель премиясе

Библиография үзгәртү

Түбәндәге китапларның автордашы яки мөхәррире булган:
• Lovász L., Pelikán J., Vesztergombi K.: Kombinatorika, Tankönyvkiadó, Budapest, 1977
• Gács P., Lovász L.: Algoritmusok, Müszaki Könyvkiadó, Budapest, 1978; Tankönyvkiadó, Budapest, 1987
• L. Lovász: Combinatorial Problems and Exercises, Akadémiai Kiadó — North Holland, Budapest, 1979, revised: Elsevier, Akadémiai Kiadó, 1993, reprint: AMS Chelsea Publishing, 2007.
• L. Lovász, M.D. Plummer: Matching Theory, Akadémiai Kiadó — North Holland, Budapest, 1986
o Русский перевод Ловас Л., Пламмер М. Прикладные задачи теории графов. — Мир, 1998. — ISBN 5-03-002517-0.
• L. Lovász: An Algorithmic Theory of Numbers, Graphs, and Convexity, CBMS-NSF Regional Conference Series in Applied Mathematics 50, SIAM, Philadelphia, Pennsylvania, 1986
• M. Grötschel, L. Lovász, A. Schrijver: Geometric Algorithms and Combinatorial Optimization, Springer, 1988
• B. Korte, L. Lovász, R. Schrader: Greedoids, Springer, 1991
• Рональд Грэхем, M. Grötschel, L. Lovász (eds.): Handbook of Combinatorics Elsevier Science B.V., 1995
• L. Lovász, J. Pelikán, K. Vesztergombi K.: Discrete Mathematics: Elementary and Beyond, Springer, New York, 2003

Шулай ук карагыз үзгәртү

• Белл саннары
• Гамильтон циклы турында Ловас гипотезасы
• Ловасның локаль леммасы
• Ловасның алгоритмик локаль леммасы
• Ловас саны

Искәрмәләр үзгәртү