Көтүче сумкасы
Көтүче сумкасы (лат. Capsélla) — әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан бер- яисә икееллык үләнчел үсемлекләр ыругы; чүп үләне.
Көтүче сумкасы | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Capsella Medik., 1792[1] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Camelineae[d][1] |
Җимеш төре | кузакча[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Энциклопедия природы Армении[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 33[d] |
Таралуы
үзгәртү5–7 төре билгеле, Җир шарының уртача һәм субтропик төбәкләрендә үсә.
Татарстанда бер төре — гади көтүче сумкасы (C. bursa-pastoris) таралган, республиканың барлык җирендә очрый, яшелчә чәчүлекләрен, кыр культураларын чүпли.
Ботаник тасвирлама
үзгәртүТамыр яны яфраклары яфрак таралгысына җыелган, алар — тоташ, каурыйсыман телмә, ланцетсыман, сабаклы һәм сабакны тоташ каплаган яфраклар. Чәчәкләре вак, ак, алсу яисә саргылт, калкансыман (чәчәк ата башлаганда), аннан соң озынчаланган чуксыман чәчәк оешмасында урнашкан. Җимеше — ян-якларыннан кысылган өчпочмаклы кузак формасы белән сумкага охшаган (исеме шуннан алынган). Майдан сентябрьгә кадәр, вегетация чоры беткәнче чәчәк ата. Орлыктан үрчи. Бер үсемлек 50 меңгә якын орлык бирә, алар туфракта 6 елга кадәр яшәргә сәләтле (җәй дәвамында 2–3 буын өлгерә); язгы һәм көзге формалары бар.
Кеше тормышында урыны
үзгәртүКөрәш чаралары — агротехник һәм химик.
Яшь яфраклары ашарга яраклы.
Көтүче сумкасының төнәтмәсе һәм сыек сыгынтысы медицинада һәм ветеринариядә кулланыла. [2].
Әдәбият
үзгәртү- Ленинград өлкәсенең иллюстрацияле үсемлекләр билгеләгече / Под ред. А. Л. Буданцева һәм Г. П. Яковлева - М.: КМК, 2006 - 230 - 231 нче битләр. - ISBN 5-87317-260-9. (рус.)
- Гөмәров В.З. Туган якның шифалы үсемлекләре. - Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1996. -160 б. ISBN 5-295-01499-1
Сылтамалар
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Al-Shehbaz I. A. A generic and tribal synopsis of the Brassicaceae (Cruciferae) // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant Taxonomy — Utrecht: IAPT, Wiley, 2012. — ISSN 0040-0262; 1996-8175 — doi:10.1002/(ISSN)1996-8175
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/ktche-sumkasy