Көтепханәи Исламия

Көтепханәи Исламия (کتابخانهٔ اسلامیه) - Казан шәһәр җәмәгать китапханәсенең мөселман филиалы. 1906 елда Әхмәтһади Максуди тарафыннан оештырыла. Фондның нигезен бертуган Кәримевләр, Әхмәтһади Максуди, «Сабах», «Мәгариф» матбагалары һ.б. бүләк иткән татар, рус, фарсы телләрендәге (315 исемдә, 1277 данә) китаплар тәшкил итә. 1913 елдан хатын-кызларга да уку залына керергә рөхсәт ителә. 1916 елда фондта 3500 китап исәпләнә, ел саен татар, гарәп, төрек һәм рус телләрендә 30 лап исемдәге гәҗит һәм журнал алына. 1919 елда Үзәк мөселман китапханәсе, 1921 елдан Үзәк татар китапханәсе. 1923 елда язучы Мирхәйдәр Фәйзи тырышлыгы белән Тукай исемендәге балалар бүлеге ачыла. 1929 елда Казанда бердәм китапханәләр челтәре оештырылганда фондның бер өлеше Үзәк шәһәр китапханәсенә тапшырыла, бер өлеше мөстәкыйль булып оешкан 1 нче шәһәр китапханәсендә калдырыла.[1]

Искәрмәләр үзгәртү