Көмеш болытлар (шулай ук мезофера болытлары[1] яки кичке якты болытлар[2]) чагыштырмача сирәк атмосфера күренеше, бик сирәкләтелгән болытлар[3]. Мезопауза астында мезосферада 76-85 км биеклектә барлыкка киләләр һәм тирән караңгылыкта, кояш баегач яки кояш чыкканчы күренәләр. Җәй айларында 43° һәм 65°[4] (төньяк һәм көньяк киңлектә) күзәтелә. Охшаш күренешләрнең башка планеталарда, аерым алганда, Марста булуы исбат ителде.

Көмеш болытларның табигате турында гомуми мәгълүмат үзгәртү

Көмеш болытлар Җир шарының атмосферасындагы иң биек болытлар, якынча 85 км яки 75-95 км биеклектә мезосферада барлыкка киләләр. Кояш горизонт астында 6-16° булып аларны яктыртканда гына күренәләр.

 
Көмеш болытлар: космостан күренеш

Шулай ук кара үзгәртү

  1. [1]: полярные мезосферные облака (polar mesospheric clouds, PMC)
  2. [2]: Ночные светящиеся облака(noctilucent clouds, NLC). Это название, как наиболее точно отвечающее их внешнему виду и условиям их наблюдения, принято как стандартное в международной практике.
  3. Серебристые облака
  4. Серебристые Облака