Күчемсез мөлкәт - җир һәм башка табигый байлыклар, шулай ук турыдан-туры җиргә бәйле булган һәм аңардан аерымлана алмый торган төзелешләр, корылмалар, күпъеллык үсентеләр һ.б. Күчемсез мөлкәт турында төзелгән килешү махсус теркәлергә тиеш; аерым очракларда җир хуҗасының да ризалыгы таләп ителә. Күчемсез мөлкәтне закладка салу да махсус кагыйдәләр нигезендә башкарыла.

Күчемсез мөлкәт
Сурәт
Моңа өлешчә туры килә intangible property[d]
Моның каршысы movable property[d]
 Күчемсез мөлкәт Викиҗыентыкта

Тɵрле иллəрдə үзгәртү

Чехиядə кучемсез милек махсус кадастрда теркəлгəн, бу кучемсез милек кадастры Чех җир хезмəте həм кадастр идарəсе карамагы астында тора.[1] Чын халəткə карата, кучемсез милек кадастры həркем ɵчен мɵмкин исемлек həм анарга кертелгəн билгелəр дɵрес булып санала (материалныӊ ачыклыгы принципы). Кучемсез милек белəн булган бɵтен хокук мɵнəсəбəтлəрнеӊ узгəрешлəре (милек хокуклары кучу, авырлыклар, залог хокуклары, башкаручы битлəр) həрвакыт кадастр идарəсенə китерелергə тиеш, həм бу идарə узгəрешлəрне рəсмилəштерə.

Россиядə хокук Дəулəт теркəуе кучемсез милек хокукы языуныӊ Бердəм дəулəт исемлегенə кертелуе белəн ашырыла həм кучемсез милек хокукы билгелəре Бердəм дəулəт кучемсез милек реестрына кертелə (ЕГРН).[2] Əгəр канун килешунеӊ дəулəт тарафыннан теркəлуен билгели икəн, бу килешулəр мəҗбури дəулəт тарафыннын рəсмилəштерелə. Аӊлашмалы милек хокукы кучуе дəулəт тарафыннан рəсмилəштерелə. Россиядə кучемсез милек аӊлашмалары теркəлуен махсус дəулəт идарəсе – Федераль дəулəт теркəу, кадастр həм картография хезмəте башкара. Аӊлашмалар ике тɵрле бердəй хокук кече булган нотариаль həм гади язылу рəвешендə тɵзелə.

Беларус Республикасында дəулəт теркəу сферасында булган дəулəт оешмалары системасын Беларус Республикасыныӊ Хɵкумəтенə буйсынган дəулəт теркəве сферасында махсус дəулəт вəкиллеге идарəсе (Дəулəт мɵлкəт),[3] республика дəулəт теркəу əгъзасы (ГУП «Милли кадастр агентлыгы»), дəулəт теркəу территориаль əгъзалары тəшкил итə. Республика оешма теркəучесе мɵлкəт комплексы булган предприятиегə карата теркəу хезмəтлəрен башкара, həм бу хезмəтлəр Беларус Республикасы хɵкумəте белəн билгелəнгəн тəртиптə утə.[4]

Искәрмәләр үзгәртү