Күрү нервының глиомасы
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
КН глиомасы — әкрен үсүче пилоид астроцитома, гадәттә балаларда була һәм ешрак кызларны зарарлый. Якынча 30% очракта I типтагы нейрофиброматоз белән бергә була, мондый авыруларда фараз яхшырак (24 нче бүлекне кара).
Күрү нервының глиомасы | |
Саклык белгечлеге | онкология |
---|---|
NCI Thesaurus идентификаторы | C4537[1] |
1. Гистология җепселсыман пилоид астроцитларны һәм глиаль филаментларны ачыклый (рәс.45а).
2. Ул гомернең 1 дистәсендә (уртача яшь — 6,5 яшь) әкренләп көчәюче күрү начарлану белән билгеләнә, аннары экзофтальм кушыла, тик кайвакыт вакыйгалар эзлеклелеге кире була ала. Шешкә кан саву нәтиҗәсендә күрүне кискен югалту хас түгел.
3. Билгеләре
• Экзофтальм, еш кына аска күчү белән (рәс. 6.45б).
• КНД башта шешенгән, соңрак атрофияле булачак.
• Кайвакыт оптикоцилиар тамырлы шунтлар һәм ЧҮВ томалануы күренә.
• Хиазма һәм гипоталамуска интракраниаль рәвештә таралу мөмкин.
4. КТ I типтагы нейрофиброматоз белән бергә булган авыруларда күрү нервының катнашмаган минең каты тышчасы өчен төгәл чикләр белән орчыксыман калынаюын ачыклый. (рәс. 6.45в). I типтагы нейрофиброматоз булмаган авыруларда нерв чикләре түбән тыгызлык өлкәләре белән тигезсез була. Кайбер очракларда күрү юлы киңәйгән, ләкин бу интракраниаль таралу билгесе дигән сүз түгел.
5. МРТ'да глиомалар T1 рәвешле рәсемнәрдә түбән киеренкелеккә ия, ә T2 рәвештә - югары була (рәс. 6.45г). МРТ шулай ук баш эченә шеш таралуын ачыклый ала (рәс. 6.45д).
6. Югары күрү үткенлегендә шеш үсү билгеләре һәм косметик кимчелек булмаса авыруларга дәвалау кирәкми. Күз алмасын саклау белән хирургик кисеп алу (рәс. 6.45е) орбитага кушылган зур яки зурайган шешләрдә күрсәтелә, аеруча түбән күрүдә һәм чагылган экзофтальмда.
Интракраниаль таралуда радио- һәм химиотерапияне катнаштырып була.
7. Фараз билгеле түгел. Кайвакыт шешләр бик әкрен үсә, башка очракларда алар интракраниаль таралып, гомер өчен яный ала.
NB Яман глиомалар бик сирәк һәм күбесенчә өлкәннәрдә була. Бу очракларда фараз начар, үлем диагноз куйганнан соң 1 ел эчендә була.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Disease Ontology — 2016.
Чыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.