Күрү нервындагы дискның чокырчасы

1. Билгеләре

• Өзлегүләр булмаганда күрү үткенлеге гадәти.

• Диск нормадан зуррак, түгәрәк яки овал чокырчалы була, зурлыгы төрле һәм гадәттә, дискның чигә өлешендә урнаша (рәс. 3.37а), тик кайвакыт үзәктә урнашуы да очрый.

• Күрү кыры кимчелекләре еш очрый һәм глаукомадагы кимчелекләрне охшата ала.

2. Макуланың сүлле кубарылуы якынча 45% үзәкләшмәгән диск чокырчаларында үсеш ала (авыруга уртача — 30 яшь). Субретиналь сыекча пыяласыман җисемнән килә дип уйланыла; түбән ихтималлыклы чыганаклар — супрахориоидаль аралык һәм чокырча нигезендәге аномаль тамырлардан үтеп чыгу.

• Башта чокырчага тоташкан челтәркатлауның эчке катламнарының шизис сыман таркалуы була.

• Соңыннан челтәркатлауның сүлле кубарылуы була, ул субретиналь утырмалар белән бәйле була ала (рәс. 3.37б). Бу халәтне үзәк сүлле ретинопатия дип ялгыш уйлау мөмкин.

Дәвалау

үзгәртү

1. 25% очракта күзәтелгән үзлегеннән кубарылуның бетүен раслау өчен 3 айга бер күзәтү

. 2. Лазерлы фотокоагуляцияне күрү үткенлеге кимегәндә башкарырга кирәк. Коагулянтларны дискның чигә ягы буенча салалар. Уңышлы нәтиҗәләр ешлыгы 25-35% тәшкил итә.

3. Бер тапкыр лазерлы катнашу җитмәсә, һава-сыекча алмашу белән витрэктомия һәм операциядән соң авыру битен аска каратып куллануны исәпкә алырга кирәк. Уңышлы нәтиҗәләр ешлыгы югары.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.