Күмер ударнигы (Kymer udarnigь) — эшчеләр өчен атналык газета. Украина КП(б)ның Макеевка шәһәр комитеты, Эшче, крестьян, кызылармияче депутатларның шәһәр Шурасы һәм профсоюзларның шәһәр Шурасы органы.

Күмер ударнигы
Kymer udarnigь

Нигезләнгән

1932

Тел

татар

Публикацияләр туктату

31 июль 1934

1932 елның 10 октябреннән 1934 елның 31 июленә кадәр Донецк өлкәсе Макеевка шәһәрендә татар телендә барлыгы 107 саны нәшер ителә. Мөхәррире — Ш.Әхмәтҗанов. Макеевка шахталарында, металлургия, торба кою, кокс-химия һәм цемент заводларында, күмер сыйфатын яхшырту фабрикасында эшләүче татарлар өчен чыгарыла. Газетада хезмәт ударниклары А.Галиев, С.Ибраһимов, Т.Фәйзрахманов, Н.Яруллин һ.б. турында язмалар басыла. Эшче-хәбәрчеләрнең язмалары даими урын ала.

Чыганаклар үзгәртү