Күз эчендәге чит җисемнәр

Күз эчендәге чит җисем күзне механик юл белән зарарлый, инфекция чыганагы яки токсик факторы була ала. Күзгә эләгеп, чит җисем аның һәр өлешендә була ала (рәс. 23.19). Иң таралган нәтиҗәләре: катаракта ясалу (капсула зарарланганда), пыяласыман җисемнең сыеклануы, кан савулар һәм челтәркатлау ертылулары. Таш яки органик чит җисемнәр инфекцион өзлегүләргә китерә ала. Күп матдәләр, мәсәлән пластик, алтын һәм көмеш инерт була. Шул ук вакытта тимер һәм бакыр таркалуга сәләтле, бу сидероз һәм халькозга китерә ала.

Башлангыч тактика үзгәртү

1.    Анамнезны җентекләп җыю чит җисем табигатен билгеләү өчен кирәк һәм авыруга нинди шартларда җәрәхәт алганын искә төшерергә мөмкинлек бирә.

2.     Күзне караганда мөмкин булган керү һәм чыгу тишекләренә аеруча игътибар итәләр. Мөгезкатлауга флюоресцеин салу керү тишеген билгеләргә булыша. Яра формасы һәм проекциясе чит җисемнең мөмкин булган урнашуын логикага нигезләнеп билгеләргә мөмкинлек бирә. Гониоскопия һәм офтальмоскопия үткәрергә кирәк, кабаклар һәм алгы бүлек зарарлану билгеләрен ачыклау өчен күзне җентекләп тикшерергә кирәк.

3.   КТ. Күчәрле һәм фронталь КТ кисемнәрен күз эчендәге металл чит җисемнәрнең урнашуын билгеләү өчен кулланалар  (рәс. 23.9б). Бу тикшерү гади рентгенография яки УТТ белән чагыштырганда югары дәрәҗәдәге рәсемнәр алырга мөмкинлек бирә.

NB МРТ күз эчендә метал чит җисем булуына карата шик булганда каршылык санала.

Чит җисемне алу техникасы үзгәртү

1.    Метал чит җисемне магнит белән алу ретиналь ертылуларны беркетү өчен криопексиядән соң башкарыла. Акны чит җисем янында кисәләр һәм магнит куялар. Челтәркатлау кубарылу куркынычлыгын киметү өчен склераль пломбалауны башкару мөмкин, тик бу процедура мәҗбүри түгел.

2.   Чит җисемне эскәк ярдәмендә магнит белән алып булмаганда яки магнит белән алу имин булмаганда кулланалар. Керфексыман җисемнең яссы өлешеннән витрэктомия башкарганнан соң (pars plana) чит җисемне эскәк ярдәмендә чит җисем зурлыгына карап керфексыман җисем яки лимбаль кисем аша алалар.

NB Яра туфрак яки үсемлек матдәләре белән пычранганда эндофтальмит үсешенең югары куркынычлыгында кисәтү буларак антибиотикларны эндовитреаль кертүне кулланалар.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.