Күзнең химик пешүе

Химик пешүләр чагылмаганнан алып сукырлыкка китерүчегә кадәр була ала. Күпчелек күзәтүләрдә химик пешүләр бәхетсезлек очрагы, сирәгрәк һөҗүм нәтиҗәсе була. Якынча 70% бәхетсезлек очрагы эштә була, калганнары - өйдә. Селтеле пешү әчеле белән чагыштырганда 2 тапкыр ешрак очрый, чөнки селтене өйдә һәм сәнәгатьтә кулланалар. Иң таралган селтеләр — аммиак, натрий гидроокисе, известь.

Күзнең химик пешүе
Саклык белгечлеге неврология
NCI Thesaurus идентификаторы C118709

Иң таралган әчелекләр — күкерт, күкертле, плавик, серкә, хром һәм тоз. Химик пешүнең дәрәҗәсе химик агентның, күзнең зарарланган өлкәсе, йогынты дәвамлыгына (күз алмасы өслегендә химик матдәнең булу дәвамлыгы) һәм термик йогынты кебек бергә булган тәэсирләргә бәйле. Селте, гадәттә, өске аксымнарны коагуляцияләп саклагыч киртә хасил итүче әчелекләргә караганда тирәнрәк үтеп керә.

Аммиак һәм натрий гидроокисе тиз үтеп керү өчен җитди зарарланулар китерә ала. Пыяла нәкышлау һәм чистартуында кулланылган плавик әчелеге шулай ук күзгә тиз үтеп керә; машиналар аккумуляторы шартлаганда күкерт әчелеге йогынтысы термаль йогынтысы һәм бәрү тизлеге белән катлаулана ала.

Патофизиология үзгәртү

1. Шактый химик йогынтыларда зарарланулар түбәндәге тәртиптә була.

•     Конъюнктива һәм мөгезкатлау эпителие некрозы, ертылуы һәм лимбаль тамырлар томалануы.

•       Лимбның кәүсә күзәнәкләрен югалту алга таба конъюнктива үсүенә һәм мөгезкатлау тамырлануына яки мөгезкатлауның тотрыклы эпителиаль кимчелекләре белән стериль корнеаль җәрәхәтләр һәм тишекләр ясалуына китерә ала.

Башка кичектерелгән нәтиҗәләргә яшь үткәрү бозылу, симблефарон ясалу һәм җөйле бөгелү.

•     Тирәнрәк үтеп керү гликозоаминогликаннар чыгуы белән преципитациягә һәм мөгезкатлауның стромаль шешүенә китерә.

•     Алгы камерага үтеп керү төсле катлау һәм ясмык зарарлануына китерә.

•     Керфексыман җисем эпителиеның зарарлануы коллаген синтезы һәм мөгезкатлау регенерациясе өчен кирәкле аскорбатның бүленеп чыгуын боза.

•     Күз алманың гипотониясе һәм үлеме үсеш алырга мөмкин.

2. Мөгезкатлауның эпителие һәм стромасы регенерациясе.

•     Эпителий регенерациясе эпителиаль күзәнәкләр күчүе өчен була, алар кәүсәле лимбаль күзәнәкләрдән ясала.

•     Зарарланган стромаль коллаген кератоцитларны фагоцитлый һәм яңа коллаген синтезлый.

Алып бару алымнары үзгәртү

Беренче ярдәм үзгәртү

Химик пешү — анамнезны алдан җыймыйча һәм җентекләп тикшермичә, кичекмәстән дәвалануны таләп итә торган күзләрнең бердәнбер зарарлануы. Кичекмәстән дәвалауга түбәндәге алымнар керә.

1.    Күп күләмдә су белән юу химик агентның йогынтысы вакытын киметү һәм конъюнктиваль капчыкта pH'ны кыска вакытта нормальләштерү өчен кирәк. Күзне физиологик эремә (яки эквивалентлары) белән 15-30 мин яки pH нормализациясенә кадәр юалар.

2.     Кабакларның икеләтә кайтаруын конъюнктиваль гөмбәзләрдә матдә калдыкларын, мәсәлән, известь яки цементны калдырмау өчен башкарырга кирәк.

3.     Мөгезкатлауның некрозлы өлкәләрендә хирургик эшкәртүне яхшы эпителизация шартларын тудыру өчен үткәрәләр.

Авырлыкны билгеләү үзгәртү

Тәңгәл дәвалауны һәм нәтиҗәле фаразны тәэмин итү өчен химик пешүнең авырлык дәрәҗәсен билгелиләр. Классификация мөгезкатлауның ачыклык дәрәҗәсенә һәм лимбаль ишемия авырлыгына нигезләнә, аны тирән һәм өслектәге тамырлар тулуы буенча бәялиләр (рәс. 23.22а).

I    I нче дәрәҗә Мөгезкатлау үтә күренмәле, лимбаль ишемия юк

(яхшы фараз).

II   II нче дәрәҗә Мөгезкатлау томанлану, тик төсле катлау рәсеме нечкәлекләре аерыла (рәс. 23.22б), лимбның өчтән бер өлешеннән ким ишемия (әйбәт фараз).

III нче                         дәрәҗә. Тулаем мөгезкатлау эпителиен югалту, стромаль томанлану, төсле катлау рәсеме нечкәлекләре аерылмый (рәс. 23.22в), лимбның өчтән бер өлешеннән алып яртысына кадәр ишемия (сак фараз).

III  IV нче дәрәҗә Мөгезкатлауның тулаем томанлануы (рәс. 23.22г) һәм лимбның яртысыннан күбрәгендә ишемия (начар фараз).

Беренче карауны үткәргәндә башка күрсәткечләр: мөгезкатлау һәм конъюнктива эпителиен югалту дәрәҗәсе, төсле катлау үзгәрүе, ясмык халәте һәм КЭБ.

Медикаментоз терапия

Уртача зарарлануларда (I-II дәрәҗәдә) урынлы кыска курслы кортикостероидлы терапия, циклоплегиклар һәм кисәтү максатында — 7 көн дәвамында антибиотиклар тамызуын билгелиләр. Авыррак зарарланулар дәвалавының төп максатына ялкынсынуны киметү, эпителий регенерациясен тәэмин итү һәм мөгезкатлау җәрәхәтләнүен булдырмау керә.

1.    Стероидлар ялкынсыну һәм нейтрофиллы инфильтрацияне киметә, тик коллаген синтезын киметеп фибробластлар миграциясен бикли һәм шулай итеп строма төзәлүен әкренәйтә. Бу сәбәп буенча стероидларны дәвалауның башында гына урынлы кулланалар һәм 7-10 көннән артык түгел, бу вакыт эчендә мөгезкатлауның стериль җәрәхәте ясалу ихтималлыгы югары. Аларны СЯКЧ белән алмаштырып була, алар кератоцитлар функциясенә йогынты ясамый.

2.     Аскорбин әчелеге зарарланган тукымаларда витамин С'ның урынлы җитмәвен тутыра һәм яралар төзәлүен мөгезкатлауның фибробластлар белән коллаген синтезын эшләтеп яхшырта. 2 г 4 тапкыр көнгә системалы дозага өстәмә буларак урынлы 10% натрий аскорбатын 2 сәгать саен тамызу.

3.     Лимон әчелеге нейтрофилларның көчле ингибиторы санала һәм ялкынсынулы җавапның киеренкелеген киметә. Цитрат белән күзәнәктән тыш кальций комплексы ясалу шулай ук коллагеназаны туктата. 10% натрий цитратын һәр 2 сәг. 10 көн дәвамында фагоцитларның икенчел чыгуын булдырмау максаты белән тамызалар, бу җәрәхәттән 7 көннән соң була.

4.     Тетрациклиннар коллагенназаның, ә тагын нейтрофил активлыгының нәтиҗәле ингибиторы һәм җәрәхәтләнүне киметә. Аларны урынлы һәм системалы кулланалар (доксициклин 100 мг 2 тапкыр көнгә).

Хирургик дәвалау үзгәртү

1. Башлангыч вакытта хирургик дәвалау лимб реваскуляризациясе, лимбаль күзәнәкләр һәм конъюнктиваль гөмбәзләрнең популяциясен торгызу өчен кирәк. Түбәндәге алымнарның берсен кулланалар.

• Тенон капсуласы мобилизациясе һәм мөгезкатлау җәрәхәте үсешен булдырмау өчен лимбаль тамырлануын кайтару максатында аны лимб белән тегү.

• Мөгезкатлау эпителиен торгызу максаты белән авыруның сәламәт күзеннән яки донор күзеннән лимбаль күзәнәкләр (аутотрансплантат) популяциясенең трансплантациясе.

•     Эпителизацияне яхшырту һәм фиброзны киметү өчен амнион мембранасын утырту.

2.   Кичектерелгән хирургия

•     Конъюнктива ябышмаларын (рәс. 23.22д) һәм симблефаронны юк итү (рәс. 22.23е).

•     Конъюнктива корамасын яки лайланы күчереп утырту.

•     Кабаклар пластикасы.

•     Кератопластика 6 айга яки озаккарак ялкынсынулы җавапны максималь хәл итү өчен кичектерелергә тиеш.

•     Авыр зарарлануларда кератопротезлау кирәк булырга мөмкин (кара рәс. 10.5а). чөнки традицион күчереп утырту нәтиҗәсез була ала.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.