Кырык-Садак авылы тарихы

Табигатьнең гүзәл почмагына сыенган Кырык-Садак Карлы елгасының матур үзәнендә, урман аланында урнашкан. Каян килеп чыккан соң аның үзенчәлекле атамасы дисезме? XVII гасырда Степан Разин җитәкчелегендәге восстаниедә катнашучылар безнең авыл аркылы үткән. Шушы урында кырык солдат берничә көн-төн оборонада торган. Бу урынга күрше авылдан өч бертуган Борнай, Урмай, Нурмай килеп урнашканнар һәм аңа Кырык-Садак дигән исем биргәннәр. Кешеләр табигатьнең матур урынын сайлап алырга тырышканнар. Авыл өч яктан урман һәм Карлы елгасы чолганышында. Аңардан көньякка таба сузылган калкулыкта чәчүлек җирләрнең мәйданы урнашкан. Авылдашларыбыз бу җирдән бик канәгать булып яшәгәннәр. Табигать байлыкларыннан бик оста файдаланганнар. Авыл крестьяннары комлы кара туфраклы җирдә бодай, арпа, тары һәм соңга таба арыш, солы, ясмык, борчак, киндер чәчкәннәр. Урманнан ягулык әзерләгәннәр, болыннардан печән чапканнар, суыннан, комыннан файдаланганнар, чиста, шифалы урман һавасы сулаганнар. Бүгенгесе көндә дә авылыбыз авыл халкын үзенең уңдырышлы җирләре белән сөендерә, кырында төрле игеннәр игәләр, шикәр чөгендере үстерәләр.

Авылыбыз бик зур түгел. Анда нибары ≈500 ләп кеше яши. Әлбәттә, яшьләр авылда каласылары килмичә, күбесенчә, шәһәргә күченеп китәләр. Авылыбызның яртысыннан артык өлешен урта яшьтәгеләр һәм пенсия яшендәге кешеләр тәшкил итә.

Ул бары тик буйдан-буйга, параллель рәвештә сузылган 4 урамнан гыйбарәт. 1нче урам, ягъни Кыр урамы дибез, 2нчесе – Үзәк, 3нчесе – Тынычлык һәм 4нчесе – Комлык урамы.

4нче урам хәтта, авылыбызның табигатькә сыенганын, комга бай булганын күрсәтә. Бу урамда йортлар аз урнашкан, аның күп өлешен тоташ, катнаш урман уратып алган. Шунда гына Ком тавы урнашкан. Әлеге тауда сикереп, урманыбызның саф һавасын иснәп үскән яшьләр нәкъ – без... Безнең балачак шундый матур чакка туры килде.

Алда әйтелеп үтелгәнчә, авылыбызның табигате гаҗәеп матур. Тагын шунысы мөһим: авыл уртасында зур манаралы, мәһабәт биналы мәчет калкып тора, һәр көн аннан моңлы Азан тавышы яңгырый. Ә җомга көнне картлар җомга намазы укырга җыелалар.

Үзәк урамда зур, 3 катлы мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, колхоз ашханәсе, почта, идарә итү бүлеге урнашкан.