Кусу́м-Саро́вар (Санскрит телендә:कुसुम सरोवर, kusuma sarōvara) — Һиндстанда Брадж регионында күл. Аның озынлыгы 137 метр, ә тирәнлеге — 60. Матхурада иң еш зиярәт кылына торган урыннарның берсе. Аның янында күпсанлы гыйбадәтханәләр һәм ашрамнар урнашкан. Кусум-саровар башка изге күл Радхакундадан ярым сәгать йөрүдә урнашкан. Күл тирәли урманнар үсә, алар күбесенчә Кадамба агачларыннан тора, бу Кришнаның иң яраткан агачы булган. Кусум-Саровар янында гопилар Кришна өчен чәчәкләр җыйганнар дип әйтелә.

Искәрмәләр үзгәртү