Курчак сатыш (уен)

Курчак сатыш — татар балалар драма уены.

Курчак сатыш
Уенчылар саны
5 тән күбрәк
Уйнау урыны
ишегалды
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Бер бала кибетче, берсе Тукран, калганнары курчаклар була. Кибетче курчакларга исемнәр куша һәм һөнәрләрен әйтеп чыга. Шуннан соң Тукран килә дә:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Тукран.

— Нәрсә кирәк?

— Курчак.

— Кереп кара.

Тукран керә. «Менә бусын алам, — дип, бер курчакка төртеп күрсәтә. — Исеме ничек?»

Кибетче курчакның заводной рычагын бора. Курчак үзенең исемен әйтә.

— Һөнәре нинди? — ди Тукран.

Курчак үзенә өйрәткән һөнәрен Тукранга күрсәтә. Тукран алырга була, тик аның акчасы булмый. Ул акча алырга кайтып китә. Кире килә дә кибетчене алдый: «Өегез яна!» яисә «Кунаклар килгән!» — дип кычкыра. Кибетче чыгып чаба. Тукран теге курчакны алып китә. Кибетче килә дә курчаклардан югалган курчакның исемен әйтеп сорый. Курчаклар «Базга салдык, качырдык», — дип алдалыйлар. Тагын Тукран килә. Шулай итеп уен курчаклар урланып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.