Курса-Почмак тирә ягы

Урал елгасының исеме тарихка, Е.Пугачёв чорына барып тоташа.Анда 1774 елда Урал казаклары яу белән Казан ягына барышлый, туктап ял иткәннәр. Шуннан бу исем ияреп калган. (“Авыл тарихы”. Н.Б. Билалов).

  Арча районы Курса-Почмак авылы Татарстанның төньяк-көнбатыш өлешенә урнашкан. Республиканың бу өлеше физик-географик яктан Көнбатыш Кама алды районына керә. Бу район үзенең ерганакларга бай булуы белән аерылып тора. Рельефы буенча калкулыклы-тигезлекле җир,туфрагы соры урман төренә керә. Авылның табигать объектларының тарихи-географик атамалары бик кызыклы, алар һәрберсе берәр вакыйга белән бәйле: Урал елгасы (төньяк-көнбатышта), Кәҗә елгасы (төньякта), Курса елгасы (көньяк-көнбатышта), Шәрә таяк елгасы (көнбатышта), Биби елгасы (көньяк-көнчыгышта), Мәхтүмә елгасы (көньякта) дип аталган ерганаклар авылны әйләндереп алганнар.
  Авыл үзе Көйле суы яры буенча урнашкан. Ә көньяк-көнчыгышында Камырсаз болыны бар. Аның атамасы борынгыдан килгән, ул шушы урыннарда элек урман булганлыгын һәм җир асты суларының якын булуын исбатлый торган сазлыклы җир. Шулай да анда печән бик әйбәт үскән, халык җыелып печән чапкан. Печән арасында төрле кошлар, җәнлекләр яшәгән. Урыны-урыны белән кеше үтеп керә алмаслык җирләре булган. Менә шул чорга карата бер риваять тә бар: 

Кешеләр шул Камырсаз буендагы кырга урак урырга төшкән. Урак өсте, эссе вакыт. Кинәт җил-давыл чыга, күз ачкысыз тузан бөтерелә башлый. Һәм шунда барысын да акылдан яздырырлык хәл була: беркем дә үтеп керә алмаган сазлыктан, камышлар арасыннан, бөтерелеп, койрыкларын болгый-болгый, үкереп, бер җан иясе күккә күтәрелә дә болытлар арасына кереп югала. Кешеләр барысы да бу җан иясенең аждаһа булуын күрәләр.“Адәмнәргә зыяны тия башлаган, шуңа күрә ходай үзенә тартып алган,”- дип сөйлиләр. (“Авылым турында язмалар”. Г.А. Гыйниятуллина.) Хәзерге вакытта Камырсазда андый кеше керә алмаслык урыннар юк. Шулай да анда күп төрле үсемлекләр, мүк үсә. Кызыл Китапка кергән алтын туй чәчәге чәчәк атып утыра, аның мәйданы ел саен арта бара. Үрдәкләр бала чыгара, ә кыр казларының җылы якка очып киткәндә ял итәргә төшкәннәрен күрергә була. Бу урын торф чыганагы булып та тора. Кешеләр аны төзелешкә алып кайталар, анда мүк җыялар. Ә сазлык үзе авылның күп санлы чишмәләрен суга баетып тора. Камырсаздан ерак түгел көнчыгышка таба Ялансу уйсулыгы урнашкан. Анда да сазлыклы җирләр бар. Соңгы елларда бу урында таллык барлыкка килде. Ә капма-каршы якта, тау астында, Кесмәс елгасы ага. Ул Казансуның башы булып тора. Анда кызылканат, чабак, чуртан, алабуга балыклары тоталар, ярында бака кашыклары табыла. Авылның көнчыгышында катнаш урман үсә. Анда агачларның, куакларның, үләннәрнең, җиләкләр һәм гөмбәләрнең төрләре бик күп. Агачлардан без нарат, чыршы, каен, юкә, усак, өрәңге, имән, карама, зирек, шомырт, миләш, тал, балан бар икәнен ачыкладык. Чикләвек, зелпе, эт шомырты, кура җиләге, карлыган, гөлҗимеш куакларын очратырга була. Кайсыбер агачлар корыйлар, кайсыберләре картаялар. Хәзерге вакытта урманда яшь имән үсентеләре күренә башлады. Урман - авыл кешесенең иң киң файдаланыла торган табигать җимеше. Каен миллеге, каен суы, каен утыны, каен бөресе, каен тузлары – барысын да каен бирә. Нарат, чыршы төзелешкә файдаланыла. Җәй көне каен җиләге, кура җиләге, бөрлегән (урыны белән кара җиләк тә бар) җыябыз. Гөмбәгә дә урман бик бай. Анда гөрәҗдә, җирән гөмбә, каен гөмбәсе, майлы гөмбә һ.б. үсә. Авыл халкы гына түгел, шәһәрләрдән дә кайтып җыеп бетерә алмыйлар. Урманда дару үләннәреннән гөлбадран, песи үләне, наратбаш, ландыш, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә, ә кырларда ромашка, әче әрем, икеөйле кычыткан, үги ана яфрагы, бака яфрагы, арыслан койрыгы, меңъяфрак, сукыр кычыткан, эт тигәнәге, канлут, көтүче сумкасы үсә. Мәктәп балалары аларны җыеп фермаларга һәм даруханәләргә тапшыра, йортка да җыялар, ә кыш көне каен бөресе, нарат бөресе җыю оештырыла.

   Урманның хайваннар һәм кошлар дөньясы да бай. Без анда чукыр, үрмәләч, миләш чыпчыгы, күке, сиртмә койрык, козгын күргәнебез бар. Ярканат белән мәче башлы ябалакны тотып мәктәпкә дә алып кайттылар. Ә авыл кырыендагы таллыкта сандугач сайрый, басуларда тургай күренә, елга ягында акчарлак та бар. Узган җәй су кырыенда камышлар арасында торна күрдек. Аны бала чыгарган дип әйттеләр. Россиянең һәм Республиканың Кызыл Китабына кертелгән сиртмә койрык та бездә бар. Кышлаучы кошларга ярдәм итәргә тырышабыз.

Имезүчеләрдән тиен һәм куянны очратабыз, бөҗәк ашаучылардан керпе, сукыр тычкан, сусар, җир тычканы һәм сасы көзәнне, Көйле суында һәм Кесмәс елгасында ондатра һәм кондыз күрәбез. Юешрәк җирдә гөберле бака бар. Зур ерткычлардан бүре бар дип, әйтәләр, төлке, кабан, поши очраттык. Соңгы вакытта куян һәм кабаннарга ау сезонында ау рөхсәт ителә икән. Урман авызында төзелеш өчен ком алу урыны – ком базы бар. Авыл халкы төзү эшләре өчен комны шуннан ала. Шулай ук юлларны төзекләндерү эше өчен дә ком бик кирәк. Ерганакларда, инеш буйларында халык таш чыгарып, аны төзелештә файдалана. Мич чыгару өчен кызыл балчык ала. Известь белән таш суы ташы да бар. Ә елга кырыенда чуерташлы ком бар. Авылның табигать биргән иң зур байлыгы – саф төче су байлыгы. Уникаль табигатьнең нигезен, аның яшеллеген һәм гүзәллеген, сафлыгын тәэмин итә торган объектларның берсе – чишмәләр. Чыннан да, авылыбызда чишмәләр бик күп. Алар авылның буеннан-буена сузылган Көйле яры буенча тезелгән.

  Җирнең кечкенә генә бер күзәнәгеннән бәреп чыгып, барлык тереклек дөньясын су белән туендырып торган чишмәләр гасырлар буена халыкка  хезмәт  итә, үзен караган кешенең исемен мәңгеләштерә: Ишимбай чишмәсе, Факия чишмәсе, Сәйфи, Шаһи, Сафиулла, Морзалар. Фоат, Галиулла, Хәтирә, Фәтхулла, Хәмит чишмәләре, Яшьлек чишмәсе. Ата-бабалардан мирас булып калган, гөрләп торган мул сулы, бүгенге көндә төзекләндерелгән, чистартылган, күпләр өчен  изге урынга әверелгән унике чишмә агып ята бер Курса Почмак авылында. Вак, кыяр-кыймас кына челтерәүчеләре дә ишле. Ярдан инешкә төшеп, Көйле суы Кесмәскә кушыла, Кесмәс Казансуга, Казансу Иделгә барып тоташа, аның көчен-дәртен арттыра.

Киләсе буыннарга да саклыйсы иде бу сафлыкны-муллыкны.