Ксантелазма (xanthelasma palpebrarum; гр. xanthos алтын төсле сары + elasma пластинка) — таралган, еш ике яклы ясалу, гадәттә өлкән яки урта яшьтәге пациентларда табалар. Ксантелазма һәм arcus senilis сүл холестерины һәм түбән тыгызлыктагы липопротеиннарның югары дәрәҗәсе турында аңлата ала, аеруча яшь ир-атларда.

Ксантелазма
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология
 Ксантелазма Викиҗыентыкта
Ксантелазма
КҮЗ ТИРӘСЕНДӘ КСАНТЕЛАЗМА
МКБ-10 H02.602.6
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 28519 28519
MedlinePlus 001447 001447
eMedicine oph/610  oph/610 

Гистология үзгәртү

Дермада липидлар белән тулган гистиоцитлар.

Билгеләре үзгәртү

Күп санлы саргыл төстәге тире асты төерчәләре, гадәттә кабакларның медиаль өлешендә урнашкан.

Дәвалау үзгәртү

Дәвалауны матурлык максатында үткәрәләр. Ул хирургик алып атудан, яки кулайрак саналган диоксид-углеродлы яки аргонлы лазер белән деструкциядән тора. Даими югары дәрәҗәле холестерин белән пациентларда рецидив очрагы югары. Холестерин дәрәҗәсен киметүче препаратлар кабул иткәндә ясалуның кире үсеш очраклары билгеле.

Чыганаклар үзгәртү

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел