Краниофарингиома

Краниофарингиома — гипофизның аяклары буенча Ратке кесәсенең рудиментар калдыкларыннан әкрен үсүче шеш.

Краниофарингиома
Сурәт
Саклык белгечлеге Онкология
NCI Thesaurus идентификаторы C2964[1]
 Краниофарингиома Викиҗыентыкта

1.     Күренешләре авыру яшенә бәйле:

а) балаларда гипоталамус функцияләре какшау өчен кәрләлек, җенси үсеш тоткарлану һәм симерү еш күзәтәләр;

б) өлкәннәрдә гадәттә күрү какшаулары һәм күрү кыры кимчелекләре үсеш ала.

2.     Күрү кыры кимчелекләре комплекслы, күрү нервлары, хиазма яки күрү трактлары җәлеп ителә.

•     Башлангыч кимчелекләр гадәттә аскы чигә квадрантларында урнаша, чөнки шешләр хиазманы өстән һәм арттан кыса һәм өске борын җепселләрен зарарлый (рәс. 21.30).

•     Кимчелекләр арта, өске чигә кырларын җәлеп итә.

3.     МРТ  тыгыз шешне күрсәтә, ул Т1-эленмә томограммаларда изоинтенсив күренә (рәс. 21.31). Т1-эленмә томограммаларда кистоз компонентлар гиперинтенсив күренә.

4.     Дәвалау күбесенчә хирургик ысул белән, әмма хиазмага якынлыгы шешнең тулысынча кисеп алуына комачауларга мөмкин. Операциядән соң радиотерапия нәтиҗәле була ала, әмма кабатланулар ешлыгы өчен гомер буе күзәтү кирәк.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.