Noble Patria, tu hermosa bandera (Затлы Ватан, гүзәл байрагың) — Коста-Риканың милли һәм дәүләт гимны.

Коста-Рика гимны
Чыгыш иле  Коста-Рика
Әсәр яки аның атамасы теле Costa Rican Spanish[d]
Көйязар Гутьеррес, Мануэль Мария[d]
Текст авторы José María Zeledón Brenes[d]
Тональлек ми-бемоль мажор[d]
Беренче юл Noble patria, tu hermosa bandera
Соңгы юл ¡Vivan siempre el trabajo y la paz!
 Коста-Рика гимны Викиҗыентыкта

Мануэль Мария Гутьеррес (Manuel María Gutiérrez, 1829-1887) — Коста-Рика гимны көенең авторы

гимнның тарихы үзгәртү

Мондый үзенчәлекле шартларда язылган гимннар, бәлки, дөньяда юктыр да...
Унтугызынчы гасыр уртасы, 1853 ел башы. Коста-Рика, Үзәк Американың әле күптән түгел генә бәйсезлек алган дәүләтләренең берсе, ил тарихында тәүге чит ил кунакларын көтә: Бөекбританиядән һәм АКШтан вәкаләтле делегация килергә тиеш. Илдә хәрбиләр хакимлек итә. Сан-Хоседа, Коста-Риканың башкаласында, кадерле кунакларны бик зурлап каршы алырга карар кылалар. Ләкин мондый очракларда иң кирәкле нәрсә — яшь дәүләтнең үз гимны юк бит әле. Һәм Үзәк Американың иң кечкенә илләренең берсендә аның музыкасын иҗат итәрлек һөнәри көйязар да юк...
Нишләргә? Һәр проблемны җиңел генә хәл итәргә күнеккән хәрбиләр озак баш ватып тормыйлар. Коста-Рикада иң сәләтле һәм танылган музыкант дип саналган Мануэль Мария Гутьерреска ил җитәкчелегеннән боерык килеп ирешә: фәлән айның фәлән көненә кадәр безгә гимн язып бирергә тиешсең, Мануэль алдап-йолдап яки күз буяп йөри торган кеше түгел: “Ноталарны таныйм, теләсә нинди музыканы берничә уен коралында башкарып чыга алам, ләкин... үзем көй яза белмим”, — ди. Хәрбиләр шарт куя: “Без сине боерык үтәмәгән өчен төрмәгә утыртабыз, һәм син аннан көй язып биргәнче чыкмаячаксың!”
Музыкантка, әлбәттә, бөтен шартлар да тудырыла: көн эшлә, төн эшлә — тик тиешле вакытка гимн әзер булсын. Гутьеррес төрмәдә озак утырмый, түрәләргә ярыйсы гына килешле көй язып бирә. Музыка белгечләре соңрак аның кимчелекләрен дә тапмый калмый инде, анысы. Янәсе, бертөрлерәк, музыкаль бизәкләре җитешеп бетми, тегесе-монысы тагын... Ләкин Коста-Риканың Милли Ассамблеясы (парламенты) 1853 елның 11 июнендә Мануэльнең зинданда туган иҗат җимешен дәүләт гимны дип раслый.
Иң мөһиме — көйне ил халкы да гимн буларак таный. Ирексездән композитор булып киткән бәхетле музыкант кадер-хөрмәттә тагын 34 ел гомер кичерә. Байтак кына шагыйрь аның гимнына сүзләр дә ялгарга тырышып карый. Ләкин хакимият бөтен шигырьләрне кире кагып килә. Ниһаять, 1900 елда уңыш җирле әдипләрнең берсенә, махсус милли бәйгедә җиңеп чыккан Хосе Мария Зеледон Бренеска (José María Zeledón Brenes, 1877-1949) насыйп була.

гимнның тексты үзгәртү

Noble Patria, tu hermosa bandera Затлы Ватан, гүзәл байрагың Zatlı Watan, güzäl bayrağıñ
Noble Patria, tu hermosa bandera,

Expresión de tu vida nos da:

Bajo el límpido azul de tu cielo

Blanca y pura descansa la paz.

En la lucha tenaz de fecunda labor

Que enrojece del hombre la faz,

Conquistaron tus hijos, labriegos sencillos,

Eterno prestigio, estima y honor,

Eterno prestigio, estima y honor.

¡Salve oh tierra gentil!

¡Salve oh madre de amor!

Cuando alguno pretenda tu gloria manchar,

Verás a tu pueblo, valiente y viril,

La tosca herramienta en arma trocar.

¡Salve Patria! tu pródigo suelo

Dulce abrigo y sustento nos da.

Bajo el límpido azul de tu cielo

¡Vivan siempre el trabajo y la paz!

Затлы Ватан, гүзәл байрагыңда —

Тиңдәшсез сурәтең хаклыгы:

Аяз, зәңгәр асманың астында —

Тыныч тормыш аклык-сафлыгы.

Иҗтиһат һәм ныклык, көндәлек тырышлык —

Йөзләргә ямь бирә алсулык,

Игенче улларың, хезмәтчән кызларың —

Илебез абруе һәм даны,

Илебез абруе, хөрмәте һәм даны.

Имин бул, затлы җир,

Мәхәббәт мәкяны!

Кемнәрдер ымсынса даныңны тапларга,

Күрерсең гайрәтле халкыңны —

Алмашыр китмәнен ул хәрби коралга.

Сәлам, Ватан! Мул җир-туфрагыңда —

Нигъмәткә җитешлек, иркенлек.

Аяз, зәңгәр асманың астында

Мәңге булсын хезмәт, иминлек!

Zatlı Watan, güzäl bayrağıñda —

Tiñdäşsez suräteñ xaqlığı:

Ayaz, zäñgär asmanıñ astında —

Tınıç tormış aqlıq-saflığı.

İctihat häm nıqlıq, köndälek tırışlıq —

Yözlärgä yäm birä alsulıq,

İgençe ullarıñ, xezmätçän qızlarıñ —

İlebez abruyı häm danı,

İlebez abruyı, xörmäte häm danı.

İmin bul, zatlı cir,

Mäxäbbät mäk’anı!

Kemnärder ımsınsa danıñnı taplarğa,

Kürerseñ ğäyrätle xalqıñnı —

Almaşır kitmänen ul xärbi qoralğa.

Sälam, Watan! Mul cir-tufrağıñda —

Niğmätkä citeşlek, irkenlek.

Ayaz, zäñgär asmanıñ astında

Mäñge bulsın xezmät, iminlek!

Искәрмәләр үзгәртү