Космик биология (гр. kosmikos «Галәм »гә нисбәтле + bios тереклек итү, яшәү + logos тәгълимат) — биология фәненең бер тармагы.

Космик биология

Ул дөньядагы барлык факторларның Җир йөзендәге организмнарга йогынтысын өйрәнә һ. б. күк җисемнәрендә мөмкин булган тормыш формаларын өйрәнүне максат итеп куя. Космик биология — биологиянең, авиация медицинасы, астрономия, геофизика, аэродинамика, радиоэлектроника һ. б. күпләгән фәннәрнең төрле бүлекләренең казанышларын бергә туплаучы һәм шулар нигезендә тикшеренүләрнең үз ысулларын булдыручы синтетик фән. Космик биологиянең иң беренче бурычы — Җирдәге организмнарның космик очыш шартларында һәм Кояш системасының башка планеталарында нормаль тереклек эшчәнлеген тәэмин итү ысулларын һәм чараларын эшләү.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.: В39 Ф.Набиев, Ф.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.