Константин Есипов

Константин Есипов (1874-1935) - совет галиме һәм педагогы, хирург һәм анатом, медицина фәннәре докторы (1921), профессор (1922).

Константин Есипов
Туган 28 август 1874(1874-08-28)
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 27 март 1935(1935-03-27) (60 яшь)
Мәскәү, СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биография үзгәртү

Константин Дмитриевич Есипов 1874 елның 28 августында Мәскәүдә туган.

1898 - 1903 елларда ул Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетында белем алган.

1903-1911 елларда танылган хирурглар һәм профессорлар И.П. Алексинский, И.К.Спижарный һәм А.А. Бобров җитәкчелегендә Мәскәү Университеты клиникасының хирургия факультет клиникасында, 1911-1917 елларда ул "Россия Кызыл Хачы"оешмаларында иҗтимагый-клиник эш белән шөгыльләнә.

1917 - 1922 елларда ул Беренче Мәскәү дәүләт университетының медицина факультетында ассистент һәм приват-доцент булып эшли.

1920 - 1922 елларда - пропедевтик хирургия клиникасы мөдире.

1922 - 1935 елларда икенче Мәскәү дәүләт медицина институтында укыта.

1922 - 1931 - топографик анатомия һәм оператив хирургия бүлеге мөдире.

1931-1935 елларда-балалар хирургиясе кафедрасы мөдире һәм бер үк вакытта туберкулезның Үзәк институтында — хирургия бүлеге мөдире вазыйфасында фәнни эш белән шөгыльләнә [1] [2] [3] .

Фәнни һәм педагогик эшчәнлек үзгәртү

К.Д. Есиповның төп фәнни-педагогик эшчәнлеге сөяк-буын һәм үпкә туберкулезын дәвалау өлкәсендәге мәсьәләләр белән бәйле, лимфо системасы өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнгән.

1921 елда «О влиянии грязелечения на туберкулез суставов» темасы буенча медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. 1922 елда профессор гыйльми исеме бирелә. К.Д.Есипов җитәкчелегендә иллегә якын фәнни хезмәт язылган. Зур Медицина энциклопедиясенең беренче басмасы «Оперативная хирургия» редакция бүлегенең мөхәррире була [1] [2] [3] .

1935 елның 27 мартында Мәскәүдә үлә.

Библиография үзгәртү

    • Туберкулез костей и суставов : Науч.-попул. очерк / Проф. К. Д. Есипов. - Москва : Секция борьбы с туберкулезом М.О.З., 1923. - 27 с.
    • Отчет за 1924 год / Сост. К. Д. Есиповым, Л. Е. Басенко, В. А. Чукановым [и др.], под ред. дир. Ин-та А. И. Лапшина ; Первый сов. туберкулезный ин-т Моздравотд. - Вологда : типо-лит. акц. о-ва "Сев. печатник", 1926. - 26 с.
    • Лимфатическая система : Краткий анатомо-топографич. очерк лимфатич. желез для руководства при вскрытиях и клинич. обследовании на живых / [Соч.] К. Д. Есипова, проф. 2-го Моск. госуд. ун-та ст. врача Первого советск. туб. ин-та Мосздравотд. - Москва : Изд-во Мосздравотд., 1925. - 26 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 . — Т. 8.
  2. 2,0 2,1 Константин Дмитриевич Есипов (к 100-летию со дня рождения) / Хирургия // М.: 1975. — № 3 — С.140
  3. 3,0 3,1 Сироткин А. К. Профессор Константин Дмитриевич Есипов / Советская хирургия // 1935. — № 5 — С.186

Әдәбият үзгәртү