Кондырча — Сук елгасының уң кушылдыгы, Бөгелмә-Бәләбәй сыртлыгының көньяк-көнбатыш чиге буйлап ага.

Qundırça
Kondurcha.jpg
География
АТБ Самар өлкәсе, Татарстан
Ил Рәсәй
Координатлар 53°30'17"N, 50°22'48"E, 54°24'27.7"N, 51°34'44.8"E, 53°30'19.4"N, 50°22'41.9"E, 53°38'59.03"N, 50°15'10.44"E
Нинди сулыкка коя Сук Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 4360 дүрткел киламитер Edit this on Wikidata
Озынлык 294 киламитер Edit this on Wikidata
Су чыгымы 9,44 Edit this on Wikidata


Елга башы һәм тамагы Самар өлкәсендә. Кыр Шынталысы авылы янында башланып, Татарстанда Норлат районы территориясендә буйлап ага. Тамагы Самар өлкәсенең Краснояр районында. Озынлыгы 294 км, Татарстан чикләрендә 25 км, бассейнының мәйданы 4360 km². Максимум су чыгымы – 9,44 m³/c. Татарстанда төп кушылдыгы – Шлама елгасы. Башка кушылдыклар: Буян, Чесноковка, Кандабулак һ.б. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 700-800 мг/л. Сукка кою урынында 9,44 м³/с ага.

Кызыклы фактларҮзгәртү

Кондырча Әхмәт ибн Фадлан язмаларында искә алына. Туктамыш хан һәм Аксак Тимер гаскәрләре арасындагы сугышы 1391 елны Кондырча буенда була.