Комплекс яссылык
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Комплекс яссылык — аркылы билгеләнгән комплекс саннар кырына изоморф булган ике үлчәмле матди пространствосы.
Тасвирлама
үзгәртүҺәрбер комплекс санны бирелгән xOy яссылыгы ноктасы итеп карарга мөмкин. Моның өчен α = (a,b) комплекс санына бу яссылыкның M = (a,b) ноктасын тиңдәш итеп куярга кирәк. Ул вакытта күплеге элементлары белән xOy яссылыгы нокталары арасында үзара беркыйммәтле тиңдәшлек урнаша. Шулай итеп, xOy яссылыгының һәр ноктасын ниндидер комплекс санның сурәте итеп кабул итәргә мөмкин. Ул вакытта xOy комплекс яссылык дип атала. Комплекс яссылыктагы Ox күчәрен - реаль күчәр, Oy күчәрен уйланма күчәр дип атыйлар.