Колхоз правдасы — иҗтимагый-сәяси газета. КПССның Горький өлкә комитеты һәм өлкә башкарма комитетынең Сергач районы террториаль-җитештерү колхоз-совхоз идарәсе органы. 1962 елның 22 апреленнән 1963 елның 31 мартына кадәр Сергач шәһәрендә (Түбән Новгород өлкәсе) татар телендә нәшер ителә, барысы 182 саны чыга.

Колхоз правдасы

Нигезләнгән

1962

Тел

татар

Публикацияләр туктату

31 март 1963

Төп офис

Сергач

Төп рубрикалары: «Еллар һәм кешеләр», «Советлар Союзы буйлап», «Бер атнада дөнья», «Социалистик илләрдә», «Әхлак темасына», «Безнең заман кешесе», «Кеше хезмәте белән күркәм», «Партия тормышы», «Әдәби сәхифә». Төп игътибар өлкәнең татар авыллары тормышына бирелә. Җитештерү алдынгыларының уңышлары һәм тәҗрибәләре, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлеге җентекләп яктыртыла. Танылган әдипләрнең һәм җирле әдәбиятчыларның әсәрләреннән өзекләр басыла. Шагыйрь А.Сәләхетдинов газета белән актив хезмәттәшлек итә.

Чыганаклар үзгәртү