Коллектив аң - җәмгыятьне берләштерүче уртак ышанулар һәм әхлаки карашлар берлеге.[1]

Коллектив аң

Термин беренче тапкыр 1893 елда француз социолог Эмиль Дюркһәйм (ингл.) тарафыннан үзенең Җәмгыять эчендәге хезмәт бүленеше (ингл.) тарафыннан берәр җәмгыятьтә кабул ителгән үз-үзен тоту нормалары[2] мәгънәсендә кулланылган.

Дюркһеймның җәмгыять теориясендә үзгәртү

Дюркһейм терминны үзенең 1893 елгы Җәмгыять эчендәге хезмәт бүленеше (ингл.), 1895 елгы Социологик метод кагыйдәләре (ингл.), 1897 елгы Кул салу (ингл.), һәм 1912 елгы Дини тормышның элементар формалары (ингл.) китапларында куллана.

Терминның башка кулланылышлары үзгәртү

Башка социологлар замандаш җәмгыятьләрдә "коллектив аң" термины белән билгеләнә алынган күп феноменнарны билгеләделәр:

  • Берклидагы Калифорния университеты профессоры Mary Kelsey 2012 елның 25 февраль көнендә архивланган., 2000 елларның беренче яртысында берәр иҗтимагый төркем әгъзаларының үзләренең уртак үзенчәлекләрне һәм шартларны аңлауга килеп, солидарлык хисен сизүче бер җәмәгатькә әйләнүен билгеләр өчен куллана. Шул ук феноменын такым зиһене (en:group mind) һәм "иҗтимагый зиһен" буларак аталганын очратырга була.[3]
  • Яңа бер теория буенча, коллектив аң характеры аерым төркемнәрдә кулланылган мнемоник код төренә бәйле (Tsoukalas, 2007). Формаль булмаган тотрыклы структурага ия төркемнәрдә үз җәмәгәтләренең әһәммиятле аспектларын эпизодик хәтер буларак тасвирлау таралган, бу исә төркем әгъзаләренең үз-үзләрен тотуларына һәм коллектив идеологиягә тәэсир итә. Башка әйберләрдән тыш, бу гадәттә көчле солидарлыкка, төркем эчендә урын алган хәлләрнең күбесенең кабул ителгәнлек атмосферасына һәм эксклюзивлык хисенә китерә.[4]
  • Җәмгыять гаиләләр, җәмәгатьләр, оешмалар, регионнар, милләтләр кебек төрле коллектив төркемнәрдән тора. Burns һәм Egdahl билгеләгәнчә болар "фикерләү, хөкем чыгару, карар кылу, адымнар ясау һәм үзгәртүләр кертү; үзләрен һәм башкаларны, үз адымнарын һәм мөнәсәбәтләрен тану, төшенеп аңлау алырлык агентлык мөмкинчелекләренә ия."[5]. Burns һәм Egdahl Икенче бөтендөнья сугышы заманында төрле милләтләр үз араларында яшәүче яһүдләргә төрлечә мөнәсәбәт күрсәткәннәрен үрнәк буларак күрсәтә.[6] Халык тарафыннан Холокосттан сакланылган Болгария һәм Данияның яһүдиләреннән аермалы буларак, Словакия һәм Венгрия яһүдиләре тулысынча диярлек юкка чыкты. Бу аерыла торган милли тотышы, милләтләр арасындагы аерылган коллектив аңның аермаларыннан тора дип фикер алга сөрелә, коллектив аңдагы аермалар практик әһәммияткә ия булганы күрсәтелә.
  • Edmans, Garcia һәм Norlia милли спорт такымнарының җиңелү очракларын һәм аларның хиссәләр базарының торышына йогынтыларын тикшергәннәр. 39 илдә узган 1,162 футбол матчлардан соңгы вәзгыятьне тикшереп, милли такымның Бөтендөнья футбол кубогы уеннарыннан төшүдән соң хиссәләр базары уртача алганда кырык тугыз пунктка, башка турнирлар очракларында исә - 31 пунтка төшүен таптылар.[7] Edmans, Garcia һәм Norli халыкара крикет, регби, хоккей һәм баскетбол уеннары очрагында вәзгыять түбәнрәк дәрәҗәсендә пәйдә булуын күзәттеләр.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Collins Dictionary of Sociology, p93.
  2. Thomas E. Wren, Conceptions of Culture: What Multicultural Educators Need to Know, p. 64
  3. John D. Greenwood The Disappearance of the Social in American Social Psychology 2004, p. 110
  4. Tsoukalas, I. (2007). Exploring the Microfoundations of Group Consciousness. Culture and Psychology, 13(1), 39-81.
  5. Burns, T.R. Engdahl, E. (1998) The Social Construction of Consciousness. Part 1: Collective Consciousness and its Socio-Cultural Foundations, Journal of Consciousness Studies, 5 (1) p 72.
  6. Burns, T.R. Engdahl, E. (1998) The Social Construction of Consciousness. Part 1: Collective Consciousness and its Socio-Cultural Foundations, Journal of Consciousness Studies, 5 (1) p 77.
  7. Edmans, A. García, D. Norli, O. 2007 Sports Sentiment and Stock Returns. Journal of Finance 62 (4) pp. 1967-1998.
Дюркһейм хезмәтләре
Башкаларның хезмәтләре
  • Williams, Swatos (editor) (1998). Émile Durkheim (Web and Print). Encyclopedia of Religion and Society. Altamira Press. 2007-02-03 тикшерелгән.