Коккадичолаи Тһаантһонреешварар Гыйбадәтханәсе

Коккадичолаи Тһаантһронеешварар Гыйбадәтханәсе (шулай ук Коккадичолаи Тһантһонришварам буларак мәгълүм) ул Шри-Ланкада, Көнчыгыш Провинциядә, Баттикалоа районыннан 15 км көньяк-көнбатышта урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе.[1] Ул шулай ук Шри-Ланкада иң борынгы һәм иң әһәмиятле гыйбадәтханәләрнең берсе һәм Шри-Ланкада табигатьтән төзелгән Шивалингамы булган ике гыйбадәтханәнең берсе булып тора. Гыйбадәтханәдә ел саен сентябрь аенда арбалар фестивале бәйрәм ителә.[2] Фестивальдә кулланылган төп арбаларның берсе агач сыннар белән 18-енче гасырда төзелгән булган.[3]

Гыйбадәтханә
Коккадичолай Тһаантһонреешварар Гыйбадәтханәсе
Ил Шри-Ланка, Көнчыгыш Провинция
Төбәк / район Баттикалоа шәһәре
Кайсы дини агымга карый Шива Илаһына табыну
Төзелеш еллары ???—Улаага Наачи

Тарих үзгәртү

Гыйбадәтханә ышану буенча безнең эрага кадәр 4-енче гасырда ясалган булган һәм Чола Империясе караган Улага Наачи тарафыннан төзелгән булган.[4] Гыйбадәтханә шулай ук могъҗизалары өчен мәшһүр. Аларның берсе Шри-Ланкада Португалия чорында булган. Гыйбадәтханә эчендә үгез сыны үлән ашаган һәм гыйбадәтханәне җимерергә теләгән Португалия солдатларын гыйбадәтханәдән куган. [5]

Искәрмәләр үзгәртү