Тәндә кинәт кызып китү тойгысы барлыкка килүне нерв системасы какшау белән бәйләргә була, ләкин шушы сәбәпне генә аерып карау дөрес түгел.

Климакс

Сәбәпсез тән кызып китү тойгысы туу 45 яшьләр тирәсендә шактый хатын-кызда гадәти хәлгә әйләнә. Бу чорда аларның организмы зур үз­ гәрешләр кичерә. Моны менопауза чоры килү һәм климакс периоды башлану белән аңлаталар. Кайбер хатын-кызлар бу чорны җиңел кичерсә, икенчеләрендә ул катлауланып, органнар эшчәнлеге бозылуга китерә. Шун­ дый тайпылышларның берсе — көтмәгәндә тәннең кызу тойгысы. Бу баш авырту, хәлсезлек, кан басымы күтәрелү, йокы бозылу, хәтер начарлану белән бергә барырга мөмкин.

Андый чакта су коену, ванналар кабул итү, дәвалау гимнастикалары ясау, организмны ныгыту чаралары куллану, тынычландыручы препаратлар ярдәмгә килә. В,, В6, С, РР витаминнарын эчәргә кирәк. Тән кызышу еш борчыса, табиблар җиңел тәэсирле гормоннар эчүне киңәш итәргә мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү