Кисәкчә (сүз төркеме)
Аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз төркеме кисәкчә дип атала.
Кисәкчәләрнең күпчелеге, кушымчалар шикелле үк, алдагы сүзләр гармониясенә буйсына, ягъни, нинди сүз янында килүенә карап, калын һәм нечкә вариантта була. Мәсәлән: шулай ук, кичә ук; алма да, китап та, дәреслек тә, бүлмә дә; алма гына, бүлмә генә, китап кына, дәреслек кенә; барчы, килче; барсана, килсәнә.
Аерым сүзнең яки җөмләнең мәгънәсенә нинди өстәмә төсмер бирүләреннән чыгып, кисәкчәләр шартлы рәвештә 8 төркемчәгә бүленә.
Чыганаклар
үзгәртү- Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов. Татар теле. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек. 2012 елның 18 июль көнендә архивланган.
Бу — Тел белеме буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |