Кискен макуляр нейроретинопатия

Кискен макуляр нейроретинопатия — үзлегеннән бетүче һәм гомернең 2-4 нче дистәсендә хатын-кызларны зарарлаучы, кайвакыт гриппсыман чирне кичергәннән соң сирәк халәт. Бер яки ике күз җәлеп ителә. Сирәк очракта чир күпсанлы кабатланучы ак нокталар синдромы һәм сукыр тапның идиопатияле зураюы синдромы белән белән бергә була ала, шулай ук йод булган контрастлы матдәләрне вена эченә яки перораль контрацептивлар куллану яки җәрәхәттән соң үсеш алырга мөмкин.

1. Кинәт күрү үткенлеге кимү һәм параүзәктәге скотома белән билгеләнә.

2. Билгеләре

• Күз эчендә ялкынсыну булмау.

• Макула үзәге тирәли «чәчәк таҗлары» кебек урнашкан караңгы, көрән-кызыл чөйсыман чыганаклар (рәс. 14.64).

• Амслер пәрдәсе һәм периметрия скотома формасына һәм чыганаклар урнашуына төгәл туры килә.

• Берничә ай дәвамында күрү әкренләп яхшыра, ә чыганаклар тоныклана, ләкин күп еллар дәвамында тулысынча югалмый. Кабатланулар хас түгел.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.