Кискен дакриоаденит
Кискен дакриоаденит — яшь бизенең зарарлануы, ул якынча 25% ОИЯ очракларында очрый. Ләкин ешрак дакриоаденит аерым холыклы һәм дәвасыз бетә.
Кискен дакриоаденит | |
Саклык белгечлеге | офтальмология |
---|---|
ICD-9-CM | 375.0[1][2] һәм 375.00[1][2] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C26971[1] һәм C26971[2] |
Ачыклау
үзгәртү1. Яшь бизе өлкәсендә кискен уңайсызлык тойгысы белән билгеләнә.
2. Билгеләре
• Өске кабакның тышкы өлешенең шешүе S-сыман птозга һәм күз алмасының аска һәм эчкә бераз күчүенә китерә. (рәс. 6.17а).
• Яшь бизе чокырчыгы өлкәсендә авырту.
• Яшь бизенең кабак өлешендә һәм яндаш конъюнктиваның инъекциясе (рәс. 6.17б).
• Яшь җитештерүе кимү.
Дифференциаль диагностика
үзгәртү1. Яшь бизенең инфекцион ялкынсынуы мононуклеоз, эпидемияле паротит һәм сирәгрәк бактериаль инфекциядә күзәтелә.
2. Дермоидлы кистаның ертылуы яшь бизе өлкәсендә ялкынсынуга китерә ала.
3. Яшь бизенең яман шешләре авыртуга китерә ала, ләкин гадәттә ул кискен түгел.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.