Кил әле, таныш булыйк

Кил әле, таныш булыйк... - 2005 елда "Тамга" нәшриятында басылган китап. Татар укучыларын төрек әдәбияты җәүһәрләре белән таныштыру максатыннан төзелгән бу җыентыкта, танылган язучыларның хикәяләре, романнардан өзекләр тупланган. Төрекчедән Асия Рәхимова тәрҗемә иткән. Китап Төркия Җөмһүриятенең Казандагы Баш Консуллыгы һәм ТИКА оешмасы ярдәме белән нәшер ителде. Китапның тиражы - 1000 экз.

Кил әле, таныш булыйк
Жанр:

хикәяләр җыентыгы

Оригинал теле:

төрек

Тәрҗемәче:

Асия Рәхимова

Нәшер итүче:

Тамга

Чыгарылыш:

2005 ел

Битләр:

160 бит

ISBN:

5-94868-008-8

Эчтәлек

үзгәртү
  • Кереш сүз
  • А.Рәхимова. Төрек әдәбиятында Юныс Әмрә
  • Коркут Баба китабы. Салур Казан әсир төшкәннән соң Уруз чыгарган дастанны бәян итә. (Дастаннан өзек)
  • Өмәр Сәйфетдин. Вәлинигъмәт - шәфкать иясе
  • Өмәр Сәйфетдин. Биек үкчәләр
  • Тарык Бугра. Кече Ага (Романнан өзек)
  • Тарык Бугра. Улыбыз
  • Сабахатдин Гали. Хәсән чоңгылы
  • Мәхмәт Сейда. Авылга бәхет китерүче Мәмәт
  • Шәвкәт Булут. Язмыш
  • Беһзат Ай. Мирас бүлешү
  • Борһан Гүнәл. Кышның хәле башка
  • Алев Алатлы. Ясминнәр һаман да томаннар артындамы? ("Ясминнәр" романыннан өзек)
  • Орхан Памук. Өч мушкетер ("Кара китап" романыннан өзек)
  • Орхан Памук. Минем исемем Кызыл (Романнан өзек)

Сылтамалар

үзгәртү