Кешенең җенси системасы

Нәсел калдыра алу — табигатьнең нигези кануны һәм бөек сере, һәркем бала булдырырга омтылырга тиеш, югыйсә аның нәселе бетә.

Кешенең җенси системасы
Сурәт
Нинди таксонда бар H. sapiens[d]
 Кешенең җенси системасы Викиҗыентыкта

Кешеләр «тусын һәм артсын» өчен, табигать безгә башка җан ияләренеке кебек көчле җенси инстинкт(теләк) биргән. Табигать кешелек дөньясын ике төркемгә — капма-каршы ике җенескә аерган. Кеше үзенең нәсел калдыру бурычын үти алсын өчен, аның үрчү әгъзалары бар. Җенси әгъзалар кайсы җенеснеке булуына карап ирләрнекенә һәм хатын-кызларныкына, кайда булуларына карап эчке (гәүдә эченә яшерелгән) һәм тышкы (тышкы яктагы) әгъзаларга бүленәләр.

Җенес бизләре үрчү системасының бик мөһим өлеше булып исәпләнә, алар җенси күзәнәкләр һәм гормоннар эшләп чыгарып, эчке һәм тышкы секрециядә катнашалар. Ирләрнең җенси гормоннары күкәй каналчыкларында, ә хатын-кызларныкы күкәйлектә ясала.

Ирләрнең җенси әгъзалары.

Ирләрнең эчке җенси әгъзаларына күкәй, орлык куыгы һәм орлык чыгару каналы, мәни бизе, бульбоуретраль бизләр керә. Тышкыларына — гаурәт һәм күкәй капчыгы.

Күкәйләр — парлы орган. Алар үз исемен аклый — түгәрәк формада.

Күләмнәре зур булмаса да (гадәттә 3-4 см), аларның ролен кимсетеп карау дөрес түгел, чөнки алар зур әһәмияткә ия. Монда җенси күзәнәкләр җитлегә, бик мөһим җенси гормон — тестостерон ясала. Күкәй капчыгында температура, гомуми тән температурасыннан 2-3 градуска ким була, бу температура сперматозоидлар җитлегү өчен оптималь санала.

Алга таба җенси күзәнәкләрнең юлы орлык чыгару каналы (бу 40 см га якын озынлыктагы торбачык) буйлап дәвам итә, күкәй капчыгыннан касык каналы аша оча куышлыгына чыга, һәр ике орлык чыгару каналы орлык куыклары белән тоташа. Аларның бурычы — мәни һәм бульбоуретраль бизләр ярдәмендә сперманың 65 % нан торган сыек өлешен ясау. Бу сыеклык сперматозоидлар өчен энергия чыганагы булып тора һәм анда сперматозоидлар актив рәвештә хәрәкәт итә ала, нәтиҗәдә аталану ихтималлыгы да арта. Моннан кала бизнең мускулы сидек чыгару каналын кыса, шуңа күрә сидек белән орлыклар кушыла алмый.

Орлык чыгару каналы белән орлык куыгының тоташкан урыныннан орлык атылып чыгу юлы башлана. Ул сидек куыгы артында ятучы мәни бизе катламында ята. Мәни бизе чигендә орлык чыгару каналы сидек чыгару каналына чыга.

Ирләрнең җенси әгъзасы ике пар мәгарәсыман өлештән һәм көпшәк җисемнән гыйбарәт. Көпшәк җисем аша сидек чыгару каналы уза һәм ул төзелеше буенча губканы хәтерләтә, тик үзенә су түгел, ә канны җыя.

Җенси дәртләнү вакытында гаурәттән канны чыгаручы веналар ябыла һәм аның мәгарәләре кан белән тулып гаурәт озыная, юаная һәм тыгызланып зураеп китә. Бу халәт эрекция дип йөртелә.

Хатын-кыз җенси әгъзалары.

Хатын-кызларның эчке җенси әгъзаларына күкәйлекләр, аналык торбалары, аналык һәм җиңсә керә. Алар барысы да кече оча тирәсендә урнашкан. Тышкы җенес әгъзаларына зур һәм кече җенси иреннәр, телчек, җиңсә алды суганчыгы, гыйффәт пәрдәсе, касык керә. Җенси система белән сөт бизләре тыгыз бәйләнгән.

Күкәйлек атамасы бу әгъзаны бик тулы тасвирлый, чөнки аларның организмдагы вазыйфасы — хатын-кыз күкәйләрен җитлектерү. Бу парлы а бизләрнең озынлыклары 2,5 см, киңлекләре 1,5 см тирәсе, һәр күкәйлек корсак ярысы бөрмәсе һәм бәйләвечләр ярдәмендә аналыкка ышанычлы беркетелә. Күкәйлек капсуласы астында фолликула — куыкчыкларда күкәй күзәнәкләр, эстроген һәм прогестерон гормоннары барлыкка килә. Күкәй күзәнәк җитлеккәч, фолликула шартлый һәм овуляция—җитлеккән күкәй-күзәнәк күкәйлек өстенә чыга. Аннан соң җенси күзәнәкләр аналык ч яки фаллопий торбасына — аналыкка чыга торган 10-12 см озынлыктагы ’ торбага эләгәләр.

Аналык—куыш мускуллы орган. Ул яралгыга туу вакыты җиткәнче сые­ ныр урын булып хезмәт итәргә тиеш. Аналыкның озынлыгы 7,5 см га якын, = киңлеге—5 см. Тышкы яктан ул корсак ярысы белән капланган, эчке яктан бөрмәсыман лайлалы тышча белән ябылган, урта катламы көчле шома мускуллардан тора. Диварының калынлыгы белән чагыштырганда, аның куышлыгы зур түгел, чөнки аңа балага узганда гына киңәергә кирәк була.

Аналык кече очада сидек куыгы белән (алгы якта) туры эчәк (арткы ; якта) арасына урнашкан. Аналыкның киң олеше югарыга карап торса, ябык авызлы муены тарая барган гәүдәсенә тоташкан. Аның муентыгы җенси акт вакытында сперматозоидларны уздырып җибәрә һәм һәр сабый дөньяга килгәндә генә ачыла.

Аналыкның муентыгы аскы ягы белән җиңсәгә тоташа. Ул — тоташ- 5 тыргыч мускуллы тукымадан гыйбарәт, 7-10 см озынлыктагы, эчке өслеге | дымлы лайлалы тышча белән капланган торба. Җенси тормыш башлап җибәргәнче, аңа тыштан керү урыны — күрем каны чыгу өчен тишеме булган кызлык пәрдәсе белән капланган була. Гадәттә ул беренче җенси мөнәсәбәт вакытында җимерелә, ләкин кайбер хатын-кызларныкы көчле ; сузылу нәтиҗәсендә, бала тудырганчы ертылмый тора.

Үрчү органнары катлаулы һәм кызык төзелгән. Яңа тормыш барлыкка килүе дә гаҗәеп процесс. Табигать-ана безгә боларның барысын камил рәвештә бүләк иткән. Үзара сөйләшкәндә бу темага кагылу һәркемнән әдәплелек һәм инсафлылык таләп итә.

Искәрмәләр үзгәртү