Кешенең сукыр эчәге

Сукыр эчәк (лат. caecum) — юан эчәкнең беренче бүлеге. Ул уң янбаш өлкәсендә касык бәйләвеченең латераль яртысыннан өстәрәк урнашкан. Сукыр эчәк өскә күтәрелмә эчәккә дәвам итә, медиаль яктан аңа янбаш эчәк кушыла (шул урын сукыр һәм күтәрелмә эчәк арасында шартлы чик булып тора), арткы медиаль яктан ул суалчансыман үсенте белән бәйләнештә тора.

Кешенең сукыр эчәге
Сурәт
Нәрсәгә тоташа подвздошная кишка человека[d], кешенең күтәрелмә кыршау эчәге, ободочная кишка человека[d] һәм Кешенең сукыр эчәге
NCI Thesaurus идентификаторы C12381
 Кешенең сукыр эчәге Викиҗыентыкта
Кешенең сукыр эчәге
Өлеш Юан эчәк
Идентификаторлар
TA A05.7.02.001
FMA 14541

·      Янбаш-эчәк имчәге (papilla ilealis) нечкә һәм юан эчәк  белән тоташкан урында ясала. Янбаш-эчәк тишеге (ostium iliale) шул имчәкнең очында урнашкан. Тишектә өске янбаш-кыршау эчәк ирене (labrum ileocolicum) һәм аскы янбаш-сукыр эчәк ирене (labrum ileocaecale) бар.

·      Суалчансыман үсенте (appendix vermiformis) сукыр эчәкнең арткы медиаль өслегеннән янбаш-сукыр эчәк тоташуыннан астарак китә. Аның  озынлыгы (8-10 см) һәм урнашуы (төшмә, күтәрелмә, латераль, медиаль һәм ретроцекаль) төрле була ала. Үсенте сукыр эчәккә суалчансыман үсентенең тишеге (ostium appendices vermiformis) аша ачыла. Үсентенең лайласы лимфоид тукыма белән бай, анда алар төркем лимфоид фоликуллар ясый.

·      Сукыр эчәк һәм суалчансыман үсенте корсак ярысы белән тулысынча капланган (интраперитонеаль урнашканнар), ә суалчансыман үсентедә суалчансыман үсентенең җыерчасы (mesoappendix) бар.

Топография

·      Алдан сукыр эчәккә яндаш булып нечкә эчәк элмәкләре һәм корсакның алгы тышчасы тора.

·      Арттан  – уң янбаш-бил мускулы, тамырлар һәм нервлар.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.